В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь төзекләндерү буенча төбәк программасы белән Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында http://prav.tatarstan.ru һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сайтында http://minstroy.tatarstan.ru танышырга мөмкин. Программада пландагы төзекләндерү елы һәм һәр йорт буенча эш төрләре күрсәтелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31-нче декабреннән чыккан 1146-нчы номерлы карары (2018 елның 25-нче декабреннән чыккан 1230-нчы номерлы карары редакциясендә) белән расланган Күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь төзекләндерү буенча төбәк программасы (алга таба – Программа) Россия Федерациясе Торак кодексы, Татарстан Республикасының 2013 елның 25-нче июненнән чыккан 52-ТРЗ номерлы Законы нигезләмәләренә таянып эшләнде. Программаны тормышка ашыру вакыты – 2014-2043 еллар. Программа халык акчаларын җыю күләмендә формалаштырылган һәм елына кимендә бер тапкыр актуальләштерелергә тиеш. Программада һәр йорт буенча пландагы төзекләндерү елы күрсәтелә. Күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь төзекләндерү чираты Программада Татарстан Республикасының 2013 елның 25-нче июненнән чыккан 52-ТРЗ номерлы Законында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31-нче декабреннән чыккан 1132-нче номерлы карарында күрсәтелгән критерийлар нигезендә билгеләнә.
Йортларны капиталь төзекләндерү программасы идарәче оешма тарафыннан йортларның электрон паспортларына кертелгән мәгълүматлар буенча «Торак фонд мониторингы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасында түбәндәге критерийларны исәпкә алып формалаша: төзелеш елы, соңгы капиталь төзекләндерү елы, тузганлык дәрәҗәсе, проект-смета документлары булуы, энергия тикшерү паспортлары, капиталь төзекләндерү өчен түләү буенча финанс дисциплинасы булу.