Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Сораулар һәм җаваплар

Сораулар һәм җаваплар буенча эзләү
  • Екатеринбург
    Киңәйтергә Свернуть


  • Евпатория
    Киңәйтергә Свернуть


  • Контейнер мәйданчыкларында каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю өчен контейнерлар куелмаган очракта, кая мөрәҗәгать итәргә?
    Киңәйтергә Свернуть

    Әгәр каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю өчен контейнерлар куелмаса, күпфатирлы йорт белән идарә итә торган идарәче оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк.



  • Төрле тамгалы контейнерлар бер чүп машинасына төялә икән, кая мөрәҗәгать итәргә?
    Киңәйтергә Свернуть

    Әгәр төрле контейнерлар бер чүп ташу машинасына төялә икән, Торак-коммуналь хуҗалык комитетына (420111, Казан шәһ., Кремль ур., 11, тел.: (843) 590-04-26 (кабул итү бүлмәсе), E-mail: gkh.kzn@tatar.ru) мөрәҗәгать итәргә кирәк.



  • Чүпне вакытында алып китмәсәләр, кая мөрәҗәгать итәргә?
    Киңәйтергә Свернуть

    Әгәр чүпне вакытында алып китмиләр икән, күпфатирлы йорт белән идарә итә торган идарәче оешмага һәм Казанның тиешле районы администрациясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.



  • Каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю проекты буенча шикаятьләр һәм тәкъдимнәр белән кая мөрәҗәгать итәргә була?
    Киңәйтергә Свернуть

    - Казан шәһәре Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалыгы комитетына (420111, Казан ш., Кремль ур., 11, тел.: 590-04-26 (кабул итү бүлмәсе), E-mail: gkh.kzn@tatar.ru);

    - «РЭО Радар» мәгълүмат системасына (call-үзәк: 8-800-600-90-08, сайт: radar.reo.ru).



  • Өстәмә мәгълүмат алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә була?
    Киңәйтергә Свернуть

    Сорауларны «Күңелле җәй» проекты локацияләренең эш расписаниесендә күрсәтелгән яшүсмерләр клубларының телефоннары, шулай ук «Подросток» муниципаль бюджет учреждениесенең кайнар линия телефоны буенча (8 800 707 95 47) шалтыратып бирергә мөмкин.



  • Какая поддержка может быть оказана субъектам малого и среднего предпринимательства?
    Киңәйтергә Свернуть


  • Ни өчен коммуналь калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю проектын Авиатөзелеш районыннан башларга кирәк дигән карар кабул ителде?
    Киңәйтергә Свернуть

    Бу районда, чүпүткәргечле йортларга (алар коммуналь калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыюны гамәлгә кертүгә комачау итә) караганда, чүп өчен контейнер мәйданчыклары булган йортларның саны күбрәк. Бүген Яңа Савин һәм Идел буе районнарындагы кайбер йортларда чүп үткәргечләр калды. Моннан тыш, Авиатөзелеш районының идарәче компаниясе калдыкларны аралауга игътибар бирә һәм 20 адрес буенча пластик шешәләр җыю өчен аерым челтәр савытлар урнаштырган. 



  • 2018 елда Авиатөзелеш районында сынау проектын гамәлгә кертү нәтиҗәләре нинди?
    Киңәйтергә Свернуть

    2018 елның 1-нче августыннан Казанның Авиатөзелеш районында калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю сынау режимында кертелде. «Авиатөзелеш районы идарәче компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте идарә иткән күпфатирлы йортларның 109 контейнер мәйданчыгында 428 контейнер урнаштырылды.

    Проект нәтиҗәсе күрсәткәнчә, чыгарыла торган чүп күләме 15%-ка кимегән, аның 25%-ы эшкәртүгә китә.