Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Сораулар һәм җаваплар

Сораулар һәм җаваплар буенча эзләү
  • Как узнать, к какой школе относится наш дом?
    Киңәйтергә Свернуть


  • Реаль вакыт режимында җәмәгать транспорты хәрәкәте җәдвәлен кайдан карарга була?
    Киңәйтергә Свернуть
    Җәмәгать транспорты хәрәкәте җәдвәлен реаль вакыт режимында сылтама буенча карарга мөмкин.

  • Законсыз стационар булмаган сәүдә объектларын нинди нигездә һәм нинди юридик эзлеклелектә сүтәләр?
    Киңәйтергә Свернуть

    Шәһәр халкы, район администрацияләре хезмәткәрләре Казан шәһәре Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты белән берлектә үз белдеге белән урнаштырылган һәм законсыз куелган стационар булмаган сәүдә объектларын ачыклый. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты хезмәткәрләре тарафыннан муниципаль җир контроле акты төзелә, ул законсыз урнаштырылган объектны демонтажлау эшләрен оештыру өчен Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының «Кулланучылар базары комитеты» муниципаль казна учреждениесенә тапшырыла.

    Казан шәһәр Думасының 2012 елның 7 нче июненнән чыккан «Казан шәһәре территориясендә үз белдеге белән куелган һәм (яки) законсыз урнаштырылган күчемсез милек объектларын ачыклау һәм демонтажлау тәртибе турында»гы 25-14 нче номерлы карары, Казан шәһәре Башкарма комитетының 2015 елның 9 нчы ноябреннән чыккан «Казан шәһәре территориясендә үз белдеге белән куелган һәм законсыз урнаштырылган объектларны демонтажлау һәм күчерү һәм тотылган чыгымнарны компенсацияләү тәртибен раслау турында»гы 3921 нче номерлы карары нигезендә Кулланучылар базары комитеты гражданнарга Казан шәһәре территориясендә үз белдеге белән урнаштырылган һәм сүтелергә тиеш булган күчмә милек объектларын Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгында һәм Казан шәһәре җирле үзидарә органнарының рәсми порталында бастырып чыгару юлы белән демонтажлау һәм күчерү турында хәбәр итә (https://www.kzn.ru/nayti-dokument/munitsipalnye-pravovye-akty-i-inaya-ofitsialnaya-informatsiya/). Өстәмә рәвештә объектның хуҗасына ирекле демонтажга, срокларны күрсәтеп, демонтаж зарурилыгы турында хәбәр ителә (документны тапшыру мөмкин булмаган очракта, таләп язмасы объектка беркетелә). Әгәр законсыз объект күрсәтелгән срокка хуҗасы тарафыннан сүтелмәсә, Башкарма комитет җитәкчесе законсыз объектны мәҗбүри сүтү турында боерык чыгара.

    Кулланучылар базары комитеты хезмәткәрләре тарафыннан ирекле демонтаж өчен билгеләнгән срок тәмамланганнан соң 30 көннән дә соңга калмыйча мәҗбүри демонтаж ясалырга тиеш.

    Барлык объектлар да махсус бүлеп бирелгән мәйданчыкларга вакытлыча саклауга чыгарыла һәм урнаштырыла. Объектның хуҗасы билгеләнгәннән соң, аларга күрсәтелгән объектка ия булу хокукына барлык раслаучы документлар бирелгәннән һәм барлык чыгымнарны компенсацияләгәннән соң, объект милекчегә кайтарылырга тиеш.



  • Как принять участие в цифровой переписи?
    Киңәйтергә Свернуть


  • Алынган штраф белән килешмим. Штраф түләү квитанциясендә «Казан шәһәре Башкарма комитетының Административ-техник инспекция идарәсе» МКУ реквизитлары күрсәтелсә, аңлатмалар алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә?
    Киңәйтергә Свернуть

    Аңлатмалар алу өчен Казан шәһәре, Дементьев урамы, 2Б адресы буенча Казан шәһәре Административ комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, телефоннар: 8(843)223-23-96. Реквизитларга килгәндә, алар «Казан шәһәре Башкарма комитетының Административ-техник инспекция идарәсе» МКУ төзекләндерү өлкәсендә муниципаль хокукый актларның таләпләрен бозган өчен барлык административ штрафлар буенча да Казан шәһәре бюджеты керемнәренең администраторы булып торганга күрсәтелгән.



  • Кем үзмәшгуль сыйфатында теркәлә ала?
    Киңәйтергә Свернуть

    «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимыннан физик затлар (РФ һәм башка Евразия икътисади берлеге (ЕАЭС) дәүләтләре гражданнары), шул исәптән Россия Федерациясенең экспериментка кертелгән теләсә кайсы субъекты территориясендә товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр, мөлкәт хокуклары) сатуны гамәлгә ашыручы, хезмәт килешүе буенча ялланган хезмәткәрләре булмаган шәхси эшмәкәрләр куллана ала.



  • Как добраться до площадки в поселке Дербышки?
    Киңәйтергә Свернуть


  • Конкурс нинди номинацияләр буенча оештырыла?
    Киңәйтергә Свернуть

    2020 елда конкурс хәрәкәте темасы: «ТАССРның 100 еллыгы», «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы»

    • «Н.Г.Җиһанов исемендәге V республика конкурсы, «Җиһанов-vivo» номинациясе
    • «Скрипка һәм виолончель «Molto» номинациясе
    • «Татарстанның музыка мирасы» номинациясе. Э.З.Бакиров исемендәге I республика конкурсы
    • «Фортепиано» номинациясе. Д.Шостакович исемендәге II Республика фортепиано конкурсы
    • «Гитара» номинациясе
    • «Талантлар йолдызлыгы» фортепиано музыкасы конкурсы» номинациясе
    • «Вокал-хор башкаруы» номинациясе
    • «Сәнгать иҗаты» номинациясе. ТАССРның 100 еллыгына багышланган «100//Йөзләр - 2020» республика күргәзмә-конкурсы
    • «Тынлы һәм бәрмә инструментлар» номинациясе
    • «Урта сыйныф укучылары өчен сольфеджио» номинациясе. «Чикләрсез сольфеджио» сольфеджио буенча I республика олимпиадасы
    • «Музыка теориясе/музыка әдәбияты» номинациясе. ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстанның музыка тарихы» презентацияләр конкурсы
    • «Укытучы-укучы» номинациясе
    • «Халык инструментлары» номинациясе. «Осталыкка алып менә торган баскычлар»
    • «Йөрәк белән тыңлап» номинациясе


  • Мин почта аша карар алмадым. Ничек аның күчермәсен алырга мөмкин?
    Киңәйтергә Свернуть

    Карарның күчермәсен Сез Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының административ комиссияләре эшчәнлеген оештыру идарәсендә түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: Казан шәһәре, Дементьев урамы, 2б йорт, шәхси яисә тиешле рәвештә рәсмиләштерелгән ышанычнамә кәгазе белән вәкил аша. ТАНЫШУ ӨЧЕН ЫШАНЫЧНАМӘ ҮРНӘГЕ

    Казан шәһәре административ комиссияләре карарларын үз вакытында алу өчен, дәүләт хезмәтләренең интернет-порталында шәхси кабинетында «Заказлы хатларны онлайн-китерү» сервисын тоташтырырга киңәш итәбез (gosuslugi.ru). Әлеге хезмәт турында тулырак мәгълүмат «штрафны тикшерү» вкладкасында тәкъдим ителгән.



  • Мин комиссия утырышы турында хәбәр алдым, ләкин билгеләнгән вакытта катнаша алмыйм. Бу очракта нишләргә?
    Киңәйтергә Свернуть
    Комиссия утырышлары көн саен эш көннәрендә 10.00-нан 12.00-гә кадәр һәм 14.00-тән 16.00-га кадәр уза. Билгеләнгән көнне утырышта катнаша алмасагыз, эшне карап тикшерүне кичектерү турында тиешле комиссия адресына язма рәвештә гариза юлларга кирәк (Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 24.4 маддәсе). ҮТЕНЕЧ ЯЗУЫ ҮРНӘГЕ