В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры
Ачылу вакыты – 1938 ел. Эшчәнлегенең башында театр үз сәхнәсендә опера постановкаларын гына кабул иткән. 1941 елдан башлап ул опера һәм балет театры итеп үзгәртелә, ә 1956 елда аңа күренекле татар шагыйре Муса Җәлил исеме бирелә. Театр милли башкару мәктәбен торгызуда һәм татар музыкасының музыкаль-сәхнә жанрларын үстерүдә мөһим роль уйный. Аның сәхнәсендә татар композиторларының кырыкка якын операсы, балеты һәм музыкаль комедиясе куела. Театр репертуарына үзебезнең һәм чит ил композиторларының классик әсәрләре керә.
Адресы: Ирек мәйданы, 2 йорт
Телефоны: +7 (843) 231-57-10
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
108 еллык тарихында Камал театры Россиядәге иң яхшы милли театрларның берсенә әверелде, бөтен ил буенча гына түгел, ә чит илләрдә дә зур уңыш яулады. Театр зал һәм сәхнә арасында тыгыз, ачык һәм эмоциональ мөнәсәбәтләр урнаштыра. Театрда башлыча татар драматургиясе куела.
Адресы: Татарстан урамы, 1 йорт
Телефоннары: +7 (843) 293-03-74, 291-00-99, 292-42-16, 238-19-55
«Әкият» татар дәүләт курчак театры
«Әкият» татар дәүләт курчак театрына 1934 елда нигез салына һәм ул Россия Федерациясендә алдынгы курчак театрларының берсе булып тора. Театрның репертуар афишасына тарихи һәм заманча тематикалы дөнья халыклары әкиятләре тәкъдим ителгән кырыктан артык спектакль кертелгән. Спектакльләрдә классик курчаклардан алып модерн стиленә кадәр төрле системалар кулланыла. Театр 1974 елдан Халыкара курчак театрлары оешмасы – УНИМА әгъзасы булып тора.
Адресы: Петербург урамы, 57 йорт
Телефоны: +7 (843) 237-70-09, 237-70-20
В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус драма театры
Казанның иң борынгы театрларының берсе. 1948 елда театрга фактта биредә үзенең иҗат юлын башлап җибәргән СССРның халык артисты Василий Иванович Качалов исеме бирелә. 2005 елда театрның фойе-атриумында тантаналы рәвештә Василий Иванович Качаловка һәйкәл ачылды.
Адресы: Бауман урамы, 48 йорт
Телефоннары: +7 (843) 292-34-83, 292-37-51, 292-18-69, 292-35-32
Казан дәүләт яшь тамашачы театры
Казан дәүләт яшь тамашачы театрының беренче «Ровесники» спектакле 1932 елның 30 ноябрендә куела. Нәкъ шул көн театрның туган көне булып санала. Узган елларда шактый зур тәҗрибә туплана, әлеге театр сәхнәсендә танылган актерлар, режиссерлар, зур спектакльләр барлыкка килә. Театр һәрвакыт югары класслы режиссура белән дан тотты.
Адресы: Островский урамы, 10 йорт
Телефоны: +7 (843) 292-18-75
К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры
Беренче Бөтенсоюз колхозчы-ударниклар съезды өндәмәсе буенча һәм К.Тинчуринның шәхси инициативасы буенча 1933 елда Татар дәүләт академия театры филиалы буларак оештырыла. Коллектив колхоз-совхоз театрыннан алып республика күчмә театры, һәм, ниһаять, К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театрына кадәр зур һәм авыр үсеш юлын уза. Бүген театр актив иҗат тормышы белән яши: зур спектакльләр куя, К.Тинчурин исемендәге республика милли классик драматургия фестивален оештыручыларның берсе булып тора.
Адресы: Максим Горький урамы, 13 йорт
Телефоны: +7 (843) 238-56-17
Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры
Иң яшь дәүләт театрларының берсе. 1988 елда нигез салынган. Бүгенге театрның репертуарында 40 тан артык спектакль бар, шулар арасында Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган спектакль-трилогия, «Нигез ташлары» («Отчий дом») мелодрамасы, «Башмагым» музыкаль комедиясе (Т. Гыйззәт), «Галиябану» мелодрамасы, «Укрощение строптивой» комедиясе (У. Шекспир), «Кролик Эдварднын гаҗәеп сәяхәте» («Удивительное путешествие кролика Эдварда») һәм башка бик күпләр.
Адресы: Петербург урамы, 55б йорт
Телефоны: +7 (843) 237-62-51
«SDVIG» Казан камера театры
СТЭМнан алып Казан камера театрына кадәр озын һәм катлаулы үсеш юлы узды. 1994 елдан 2008 елга кадәр коллектив студентлар фестивальләре кысаларында уңышлы чыгыш ясады. 2009 елда «Рядовойлар» хәрби драмасы белән дебют ясады. Һәм бу спектакль профессиональ театр булдыру юлында беренче адым булды. 2009 елдан 2014 елга кадәр коллектив 7 төрле жанрдагы спектакльләр куйды һәм алар белән шәһәрнең төрле мәйданчыкларында уңышлы чыгыш ясады. 2014 елда театр коллективы урам перформансының «Мәдәни күчеш» («Культурный сдвиг») җәйге фестивален оештырды, ул традициягә әверелде һәм ел саен Казан урамнарында уза. Бүгенге көндә театр репертуарында төрле жанрдагы, стильдәге һәм аңлау чигендәге спектакльләр бар. Театр актерлары һәм режиссерлары һәр иҗат, һәр яңа проект һәм хәтта тормыш стиле белән «Кеше файдасы» төшенчәсен тирәнтен өйрәнергә омтылалар, бу үз чиратында театрның төп идеясенә әверелде.
Адресы: Лобачевский урамы, 11/27 йорт
Телефоны: +7 (963) 122-67-12
Болактагы яшьләр театры
Болактагы яшьләр театрына 2010 елда театрның сәнгать җитәкчесе Е.А.Аладинский, директоры В.А.Степанцов, Казан Театр училищесы режиссеры һәм укытучысы Р.М.Фәткуллин һәм Казан Театр училищесының талантлы студентлары тарафыннан нигез салынган. Театр иҗади инициативалар үзәге буларак, яшь коллективларга үзләренең эксперименталь постановкаларын куярга мөмкинлек бирә торган мәйданчык буларак уйланылган иде. Хәзерге вакытта Болактагы театрда әйдәп баручы ике юнәлеш: өлкәннәр һәм балалар юнәлеше бар. Театрда премьералар саны елдан-ел арта, балалар шоу-программалары булдыру эше алып барыла. Алда тамашачыларны күп кенә яңа постановкалар көтә. Яшьләр театры спектакльләргә заманча технологияләр җәлеп итү, яктылык һәм музыка бизәлеше белән гаҗәпләндерергә омтыла.
Адресы: Уң як Болак урамы, 13 йорт
Телефоны: +7 (843) 292-92-70
Казан – тарихи яктан ике дин: сөнни юнәлештәге ислам һәм православие христианлыгы үрелеп бара торган шәһәр. Казанда дүрт дистәдән артык мәчет һәм өч дистәгә якын православие гыйбадәтханәсе бар. Католик һәм лютеран мәхәлләләре, синагога һ. б. эшләп килә.
Кол Шәриф мәчете
Татарстан Республикасының һәм Казанның төп җәмигъ мәчете (2005 елдан башлап); Казан Кремле территориясендә урнашкан. Мәчетнең соңгы имамы, Казанны саклаучылар арасында башлап йөрүчеләрнең берсе булган Кол Шәриф хөрмәтенә аталган. Мәчет 2005 елның 24 июнендә Казанның 1000 еллык юбилеена ачылды. Кол Шәриф Казан Кремленең көнбатыш өлешендә урнашкан. Мәчетнең эчке өлеше мең ярым кешегә исәпләнгән, ә аның каршындагы мәйдан тагын ун мең кешене сыйдыра. Төп дүрт манараның һәркайсының биеклеге – 58 метр. Мәчет эчендә (төп залга карата уң якта һәм сул якта) туристлар өчен ике күзәтү балконы бар. Мәчет комплексында мәчет бинасы үзе, Урта Идел буе территориясендә Ислам таралу тарихы музее, тантаналы туй йоласы – никах үткәрү өчен бүлмә, имам кабинеты бар. Бина һәм аның әйләнә-тирәсе төнлә архитектур яктан яктыртыла. Мәчетнең төп залында мәчет төзелешенә иганә ярдәме керткән һәркемнең фамилияләре күрсәтелгән китаплар бар. Бу залда Коръәннең дөньяның төрле телләрендә язылган бүләк басмалары да бар.
Адресы: Казан шәһәре, Кремль, 13 йорт
Телефоны: +7 (843) 5678-077
Әл-Мәрҗани мәчете
Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә урнашкан мәчет. Каюм Насыйри урамы белән Түбән (Якын) Кабан күле яры арасында урнашкан. Мәчет XVIII гасыр ахырында император Екатерина II тарафыннан игълан ителгән Россиядәге күп конфессияле дини түземлелек җәмгыяте башлангычының гәүдәләнеше, ике гасырдан артык вакыт дәвамында Казанда иң зур һәм төп җәмигъ мәчете булып торган һәм хәзер дә Татарстанда татар-мөселман руханиларының тарихи үзәге булып кала бирә. Бина түбәсендә манаралы һәм провинциаль барокко стиле формасындагы манаралы мәчетләрнең урта гасыр татар архитектурасы традицияләрендә төзелгән. Ике залы булган ике катлы мәчетнең өч катлы манарасы бар. Бинаның тышкы һәм эчке бизәлешендә «Петербург» бароккосының архитектура бизәкләре татар декоратив сәнгатенең бизәк мотивлары белән бергә үрелә.
Адресы: Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 17 йорт
Телефоны: +7 (843) 293-00-35
Петропавел соборы
Петропавел соборы, һичшиксез, иң кыйммәтле архитектура һәйкәле һәм Казанның рухи символларының берсе булып тора. Биек урында төзелгән матур һәм мәһабәт собор үзенең уникаль бизәлеше белән аерылып тора. Чиркәү һәм манара композициясе XVII йөз ахырында – XVIII йөзнең беренче яртысында Россиядә таралган Рус яки «Нарышкин» бароккосы дип аталган стильдә эшләнгән. Беренче чиратта бизәлеше, безнең көннәргә кадәр сакланган фасад детальләренең күплеге һәм аларның ачык буяулары соборга кабатланмас матурлык бирә. Хәзерге вакытта Петропавел соборы, кафедраль гыйбадәтханә статусына ия булган хәлдә, һичшиксез, Казан төбәгендә рухи тормыш үзәкләренең берсе булып тора. Монда даими рәвештә архиерей гыйбадәтләре укыла һәм епархиаль тантаналар уза.
Адресы: Казан шәһәре, Муса Җәлил урамы, 21 йорт
Телефоны: +7 (843) 292-13-58
Казан Кремленең Благовещение соборы.
Казан Кремленең Благовещение соборы Казанда сакланып калган тарихи һәм архитектура һәйкәлләренең иң борынгысы. Революциягә кадәр Казан епархиясенең кафедраль соборы булып торган Казан төбәгенең баш соборына 1552 елның 4 октябрендә Иоанн Грозный патша боерыгы белән нигез салына. Благовещение соборы дин тотучылар өчен көн саен ачык, ә бәйрәм көннәрендә соборда гыйбадәт кылына.
Адресы: Казан шәһәре, Кремль, 2 йорт
Телефоны: +7 (843) 567-80-31, 567-80-79
Казан һәм Нократ епархиясе – Рус православие иске йолачылар чиркәвенең Татарстан, Удмуртия, Марий Эл, Чувашия, Мордовия, Киров һәм Ульяновск өлкәләренә караган каноник, структур һәм территориаль-административ бүлекчәсе. Кафедраль шәһәре – Казан. Кафедраль гыйбадәтханәсе – Изге Ананың Казан иконасы чиркәве.
Адресы: Казан шәһәре, Островский урамы, 81 йорт
Иоанн Предтеча монастыре.
Казан Кремленең Спас манарасы каршында урнашкан Рус православие чиркәве монастыре, аны Казан Кремленнән 1917 елга кадәр монастырь исеме белән бәйләп, Иван мәйданы дип аталган мәйдан аерып тора (хәзер 1 Май мәйданы). Мәйданнан төшә торган тауга карата симметрияле Спас манарасының 47 метрлы чатыры һәм монастырьның 45 метрлы Иоанн Предтеча соборы (1930 нчы елларда җимерелгән) кабатланмас архитектура ансамблен тәшкил иткән.
Елантаудагы Изге Успение монастыре.
Идел буенда сакланып калган ир-ат монастырьларының иң борынгысына Иоанн Грозный тарафыннан Казанны алган елда һәм көндә – 1552 елның 15 октябрендә һәлак булган сугышчыларны мәңге искә алу өчен нигез салынган. Монастырь тарихы дәүләт әһәмиятенә ия булган вакыйгаларга бай, Иоанн Грозный патша, Казан шәһәренең идарәчеләре һәм күп кенә атаклы нәселләренең исемнәре белән бәйле. Ул Казан шәһәренең Киров районында, шәһәр шау-шуыннан еракта урнашкан, аның алтын гөмбәзләре бөтен җирдән күренеп тора. 1918 елга кадәр торган. Совет власте елларында монастырьда балалар колониясе, Эчке эшләр министрлыгының складлары һәм коммуналкалар урнашкан булган. 1998 елдан хатын-кызлар монастыре буларак торгызыла башлый. Монастырь монахлар составы буенча һәрвакыт аз санлы булган, бүгенге көндә дә аз санлы булып кала бирә. Монастырьда көн саен тулы тәүлек әйләнәсе гыйбадәт кылу башкарыла һәм монахлар бергә яши. Монахинялар гыйбадәтханәләрдә, ашау вакытында, территориядә тыңлаучанлык алып баралар. Монастырь сестралары төрле кул эшләре, иконалар реставрацияләү, монастырь буйлап хаҗилар төркемнәре белән экскурсияләр уздыру белән шөгыльләнәләр.
Адресы: ТР, Казан шәһәре, Киров районы,
Архангельск тыкрыгы, 1 йорт
тел. 8 (843) 555-38-04
Барлык диннәр храмы, шулай ук Бөтендөнья гыйбадәтханәсе, Халыкара рухи бердәмлек мәдәни үзәге.
Казан шәһәренең Иске Аракчино бистәсендә төзелгән архитектура корылмасын 1994 елда рәссам, архитектор, скульптор, дәвалаучы һәм җәмәгать эшлеклесе Илдар Ханов төзи башлаган. Комплекс авторы һәм хуҗасы уйлавынча, ул диннәрнең, мәдәниятләрнең һәм цивилизацияләрнең архитектур символы буларак төзелгән. Комплекста гыйбадәтләр һәм йолалар үткәрелми. Ансамбльдә православие чиркәве, мөселман мәчете, яһүд синагогасы, пагода янәшә торалар. Проектта дөньядагы 16 дин, шул исәптән юкка чыккан цивилизацияләрнең гыйбадәт биналарының гөмбәзләре һәм башка әһәмиятле элементлары каралган. Мәдәни үзәк буларак, әлеге корылмада картиналар галереясе ачылды һәм эшләп килә, анда күргәзмәләр генә түгел, мастер-класслар да уздырыла, музыкаль һәм шигъри кичәләр үткәрелә торган концерт залы эшләп килә.
Адресы: Казан шәһәре, Иске Аракчино поселогы, 4 йорт
Телефоны: +7 (843) 526 -85-83
Казан Богородица монастыре.
Казандагы православие монастыре, Казан Мәрьям Ана иконасы табылган урын. Казан Кремленнән берничә минутлык юлда, Кремль тавыннан көнчыгышка таба, Большая Красная урамында урнашкан.
Адресы: Казан шәһәре, Большая Красная урамы, 5 йорт
Тел. 8(843) 292-29-44
1. Казанның төп истәлекле урыннары буйлап автобус экскурсиясе.
Казан Кремле, Казан (Идел буе) федераль университеты, Богородица монастыре, М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры һәм С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы урнашкан Ирек мәйданы, Г.Камал исемендәге Татар театры урнашкан Иске Татар бистәсе, Кабан күле яр буе һ.б.
2. Ике катлы City Sightseeing автобусында экскурсия.
Казан City Sightseeing Worldwide халыкара компаниясе хезмәт күрсәтә торган дөньядагы 101 нче шәһәр булды. Аның ике катлы автобуслары җылы вакытта ачыла торган махсус җыелма түбә белән җиһазландырылган. Автобус 55 урынлы, инвалидлар өчен чыгарыла торган пандус каралган. Бер сәгать дәвамлыктагы экскурсия маршруты шәһәрнең тарихи өлешен: Иске Татар бистәсе районын, Казан Кремлен, Казансу елгасы яр буен, Ирек мәйданын, Бауман урамын һ.б колачлый.
Автобус үз юлында 15 тукталыш ясый, аларның теләсә кайсында сез экскурсиягә кушылып китә аласыз. Шулай ук сез кызыклы урын белән җентекләбрәк танышу өчен 15 тукталышның теләсә кайсында төшә аласыз һәм, билетны саклап, киләсе даблдекерга утыра аласыз. Билет беренче утырган вакыттан алып 24 сәгать эчендә гамәлдә. Автобуслар 100 минутка якын интервал белән хәрәкәт итә. Аудиогид ун телдә сөйләшә.
Җәйге сезонда беренче автобус 10:30 да, соңгысы 19:50 дә маршрутка чыга.
Кышкы сезонда беренче автобус 10:30 да, соңгысы 17:20 дә маршрутка чыга.
Билетларны шәһәр кунакханәләрендә, туристлык үзәкләрендә һәм автобусның үзенә утырганда сатып алырга мөмкин.
3. Кичке Казан.
Экскурсия шәһәрнең аеруча якты һәм матур яктыртылган урамнары буйлап, шул исәптән хәзерге Миллениум күпере һәм Ленин дамбасы буйлап йөрүне үз эченә ала.
Кичке ут яктысында Казанда чын мәгънәсендә фантастик күренешләр ачыла: төнге Кремльнең серле панорамасы, зиннәтле Игенчеләр сарае, борынгы фонарьлар белән яктыртылган мәйданнар һәм парклар, Европадагы иң зур медиафасадлы Казан-Арена заманча футбол стадионы, Су спорты төрләре сарае, борынгы Казан риваятеннән күчкәндәй «Казан» гаилә үзәге – болар барысы да иң остарган сәяхәтчене дә битараф калдырмаячак.
Маршрутта шәһәрнең иң матур һәм үзенчәлекле урыннарында фотога төшү өчен 2-3 тукталыш каралган.
Экскурсиянең дәвамлылыгы: 2 сәгать.
Экскурсиянең башлану һәм тәмамлану урыны: Татарстан кунакханәсе, Пушкин урамы, 4 йорт.
Һәр экскурсия маршрутына кертелгән объектларның эзлеклелеге юл вәзгыятенә һәм туристлык объектларының йөкләнешенә карап үзгәрергә мөмкин.
4. Кабан күле һәм Казансу елгасы буйлап елга экскурсияләре.
Казанның нәкъ үзәгендә матур һәм серле Кабан күле урнашкан. Ул мәйданы буенча Татарстан Республикасының иң зур күле булып тора һәм өч өлешкә бүленә: Түбән, Урта һәм Югары Кабан. Җирле халык һәм башкала кунаклары бу урынны бик яраталар һәм бирегә табигать белән хозурланырга, үрдәк ашатырга һәм Казанның биеклеге 50 метрга җитә торган иң зур фонтанын күрергә киләләр. Ә бу серле күл тарихы белән кызыксынган кешеләргә без су экскурсиясенә барырга тәкъдим итәбез. Экскурсиядә сез күлнең төп серен – төптә яшерелгән иксез-чиксез хан хәзинәләре, «Формула-1» дөнья чемпионаты этабында катерларда узышлар турында, шулай ук бу тарихи район тормышындагы башка бик күп кызыклы фактлар турында белерсез.
Күлдә көймәдә йөрү рус яки инглиз телләрендәге аудиоэкскурсия белән ладья көймәсендә уза. Көймәдә йөрер алдыннан куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелә, һәр экскурсантка коткару жилеты бирелә.
Йөрүнең дәвамлылыгы: 30 минут
Күлдә көймәдә йөрүләр һәр көнне 10.00 дә Кабан күле причалыннан башлана һәм 21.00 гә кадәр дәвам итә. Метеорологик сәбәпләр аркасында (давыл, көчле яңгыр һ.б.) йөрүләрне кыска вакытка туктату ихтималы бар. Навигация ачылу көне ачыклана.
5. «Гаҗәеп Казан» велосипед экскурсиясе
Бу мавыктыргыч экскурсия – автобуста башын бер тәрәзәдән икенчесенә борып арып беткән, кая барырга икәнен үзе хәл итәргә ярата торган кешеләр һәм, әлбәттә инде, велосипедта йөри белүчеләр өчен! Казан очраклы гына Россиянең спорт башкаласы исемен алмады, актив һәм позитив ял итәргә яратучы зур команданың бер өлеше булыгыз! Без сезне паркларда, Кабан күле ярында, университет янында һәм башка матур урыннарда тукталышлар ясап, ашыкмыйча гына велосипедта йөрергә чакырабыз. Сез Казанны тәрәзәдән түгел, ә шәһәр кешесе кебек, шәһәр белән турыдан-туры элемтәдә күрерсез.
Экскурсиягә билетларны Пушкин урамы, 4 йортта (Татарстан кунакханәсе, 1 кат) һәм Бауман урамы, 49 йортта урнашкан «Казан шәһәренең туристлык-мәгълүмат үзәге» ҖЧҖ офисларында алырга була.