В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дан Аллеясын төзекләндергән вакытта һәйкәлнең тарихи әһәмиятен саклап калу - иң мөһиме булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель, Алинә Бережная). Юдино бистәсендә Җиңү көненә яңартылган Дан Аллеясы ачылачак. Реставрация эшләре белән Казан Мэриясе каршындагы иҗат төркеме шөгыльләнде. Бөек Ватан сугышы мемориаль комплексы территориясендә җәяүлеләр юллары, эскәмияләр һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларга һәйкәл яңартылды.
Березовая урамындагы мемориаль комплекс - Җиңү Көнендә бистәдә яшәүчеләр сугышта һәлак булган якташларының якты истәлеген искә алу өчен ел саен килә торган урын.
Комплексның үзәк фигурасы - Кызыл Армиянең сул як яры төркеме команда бирүчесе Ян Юдин. Ян-яктан Бөек Ватан сугышы елларында юдиннар үткән героик юл сурәтләнгән дүрт барельеф урнаштырылган.
Казанның баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова сүзләренә караганда, реставрациядән соң һәйкәлнең тарихи әһәмиятен саклап калу иң мөһиме булган, шуңа күрә барлык эшләр дә мемориаль комплекс скульпторы Рәисә Шикова белән килешеп эшләнгән. «Без территорияне уңайлырак итәргә, шул ук вакытта атаклы архитекторларның башлангыч концепциясен җимермәскә теләдек. Без мәрмәр өслекне яңарттык, тышлау ясадык һәм бетон нигезне ремонтладык. Монументның үзәк зонасында юкка чыккан элементларны коеп ясау белән бергә салынган металл калкан реставрацияләнде, шулай ук горельефларны реставрацияләү һәм мәрмәр өслекләрне чистарту буенча эшләр комплексы үткәрелде», – дип билгеләп үтте Д.Толовенкова һәм яңартылган Дан Аллеясы бистә халкын аерым атмосферага алып керергә һәм ностальгиягә күмәргә тиеш, дип өстәде.
Шулай итеп, мемориаль комплекста фронттан хатлар белән стендлар пәйда булды. Аларның һәркайсы сагыш, мәхәббәт, киләчәккә өметләр, тылдагы һәм алгы сызыктагы тормыш турындагы хикәятләр белән сугарылган үз тарихын саклый. Әлеге идеяне тормышка ашыру өчен Казан Мэриясе каршындагы иҗади төркем тимерьюлчылар музееның архив материалларын өйрәнде.
Халыкка уңайлы булсын өчен комплекста шулай ук җәяүлеләр юллары яңартылды, ә утыртылган нарат һәм миләшләр уңай атмосфера тудыра.
Бистәдә яшәүчеләр инде яңартылган аллея буйлап йөри, күпләр өчен бу урын зур әһәмияткә ия. «Биредәге хәтер диварында минем бабам - Петр Яковлев исеме уеп язылган. Һәр 9-нчы Майда без балалар белән Мәңгелек утка туганыбызны һәм башка совет сугышчы-геройларын искә алу өчен киләбез. Комплекс территориясендә булу хәзнр күпкә уңайлырак, монда Җиңү көнендә генә түгел, һава сулап йөрергә да киләсе килә», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Юдино бистәсендә яшәүче Алия Хәйдәрова.