Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.04.2018, 09:45

Узган ел эчендә Казанның ветеринария дәваханәләрендә 18 меңнән артык песи һәм эткә прививка ясалган

Котыру вирусының таралуын туктатыр өчен 4 мең йорт хайваны чиплаштырылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель, Ксения Швецова).Казанда котыру вирусының таралуын туктатуга юнәлдерелгән эшләр актив башкарыла. Төп чаралар арасында – “чиплаштыру” һәм кечкенә йорт һәм авыл хуҗалыгы хайваннарын теркәү. Бүгенге көндә әлеге процедура аша 4 мең баш хайван, шул исәптән 106 баш эре мөгезле терлек узган, ди сөйләде эшлекле дүшәмбедә “Казан шәһәренең дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУ җитәкчесе Тимур Галиев.

Узган ел эчендә шәһәрнең ветеринария дәваханәләрендә 18 меңнән артык песи һәм эткә прививка ясалган. Моннан кала, ветеринар белгечләр бистәләргә профилактика чаралары үткәрергә (вакцинация, эшкәртү, дезинфекцияләү) 266 тапкыр чыккан, кыргый ерткыч хайваннар яши торган зоналарда 17 мең доза вакцина куелган.

Билгеләп үтәргә кирәк, еш кына вирус таратучы булып кыргый төлкеләр тора. “Башкарылган чаралар ярдәмендә 2017 елда Казан территориясендә бер генә авыру очрагы да теркәлмәде, ә 2015 елда 2015 елда 11 авыру очрагы ачыкланды”, - дип билгеләп үтте Т.Галиев.

Аерым игътибар Корбан бәйрәме алдыннан эре йорт хайваннарына бирелә, дип ассызыклады Т.Галиев. Ветеринар белгечләр корбан малларын шәһәргә кертүне, карантин үткәрүне, корбан чалган вакытта ветеринар-санитар нормалар үтәлүне контрольдә тота һәм халык белән эш алып бара.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 09.04.2018
Видеорепортаж
09.04.2018 09:29
Казанның ветеринария хезмәте 2017 елда 264 тонна сыйфатсыз продукцияне сатудан тыйган
Барлык яңалыклар