Тулаем алганда, коткаручылар мәгълүматларына караганда, язгы ташуның уңай үтүенә һава торышы да ярдәм итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче апрель, Алинә Бережная). Бер ай эчендә – 7-нче марттан 7-нче апрельгә кадәр - Казанның Бердәм диспетчерлык хезмәтенә шәхси торак йортларына һәм подвалларга су керү турында 18 гариза килгән. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимерханов хәбәр итте.
Ф. Тимерханов сүзләренә караганда, язгы ташуның имин үтүе һава торышының көндез уңай булып, төнлә тискәре температурага алышынып торуы белән бәйле. Киләсе атнада да мондый һава шартлары сакланачак.
Шул ук вакытта түбәнлектә һәм кече елга ярларында, аерым алганда, Казансу, Киндерка, Нокса һәм Коры елга ярларында урнашкан йортлар элеккечә үк хәвеф-хәтәр зонасында тора. Бу участокларны көн саен Казанның Гражданнарны саклау идарәсенең оператив төркеме районнар вәкилләре белән бергә урап чыга», - диде Ф. Тимерханов һәм Идел елгасының агып чыгу куркынычы бик аз, дип өстәде.
Язгы ташу нәтиҗәләрен булдырмау өчен соңгы ике атнада Казанда профилактик чаралар уза, аерым алганда, 175 су үткәрү торбалары чистартылган, 2 км 600 метр озынлыктагы яңгыр сулары канаулары чистартылган һәм тирәнәйтелгән, 4 мең 570 яңгыр сулары кабул итү җайланмалары боз катламыннан чистартылган. Ф. Тимерханов сүзләренә караганда, бу юнәлештә эшләр дәвам итәчәк.
Кардан эрегән һәм җир сулары белән су басуны булдырмау өчен барлык җәяүлеләр йөри торган юллардан һәм җир асты кичүләре тирәсеннән кар чыгару эшләре башкарылды. Шәһәрнең диспетчерлык хезмәтләре тәүлек дәвамында эшли.
«Гомумән алганда, Казанда язгы ташу вәзгыяте контроль астында. Язгы ташуга әзерлек планы 95%-ка үтәлгән. Шәһәр әзер», - дип хисап тотты Ф. Тимерханов.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, һава торышы яхшы булуга карамастан, ситуацияне контрольдә тотарга кирәк, дип билгеләп үтте. «Ситуацияне даими контрольдә тотуыгызны һәм проблемалы урыннарның торышы мониторингын уздыруыгызны сорыйм». Д.Калинкин шулай ук район администрацияләре башлыкларына казанлыларга комачаулаган җәяүлеләр зоналарындагы күлдәвекләрне бетерүгә игътибар итүне йөкләде.