Рәхмәт хатларын 90-га якын волонтер алды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июнь, Алинә Бережная). Бүген Татарстан башкаласында «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының «Тормыш юлы» акциясе волонтерларын бүләкләделәр. Казан Мэры Илсур Метшинның рәхмәт хатларын 90-га якын волонтер алды.
«Тормыш юлы» акциясе 1-нче апрельдә башланды. Волонтерлар көн саен сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, ялгыз пенсионерларга һәм аз керемле кешеләргә 2 меңләп кайнар төшке аш белән ланч-бокслар ташыдылар. Шулай ук үзиреклеләр кирәк булганда аларга дарулар да китергән.
1-нче апрельдән 23-нче майга кадәр 74 мең 412 кеше, шул исәптән Рамазан аенда, 24-нче апрельдән 23-нче майга кадәр - 62 мең 172 кешегә ризык тапшырылган.
Волонтерларны бүләкләү тантанасында Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов Казан Мэры Илсур Метшин исеменнән волонтерларга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Сезнең ярдәм белән бөтен ил өчен авыр булган чорда аеруча мохтаҗ кешеләргә игътибар һәм ярдәм күрсәтелде, диде ул. «Бәлки, әлеге проект кемнеңдер гомерен коткаргандыр, якты киләчәккә өмет биргәндер, ярдәмнең һәм үзара булышуның ничек эшләвен күрсәткәндер», - дип мөрәҗәгать итте волонтерларга С.Миронов.
Рәхмәт сүзләренә «Ярдәм» фәнни-тикшеренү институты Советы рәисе Илдар Баязитов та кушылды. «Озак вакыт дәвамында сез мохтаҗларга ярдәм иттегез. Бу катлаулы чорда берләшә алуыбызны раслый. Сез үз проблемаларыгыз турында уйламадыгыз, ә аеруча ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне кайгырттыгыз. Киләчәктә дә бергәләшеп игелекле гамәлләр кылуны дәвам итәчәкбез», - диде И.Баязитов.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, «Тормыш юлы» акциясендә «Ярдәм» фонды волонтерлары гына түгел - хәрәкәткә битараф булмаган шәһәр халкы да кушылды. Алар арасында хәйриячелектә беренче тапкыр катнашкан 19 яшьлек Муса Газизуллин да бар. «Мин әлеге акция турында танышлар аша белдем һәм кушылырга булдым. Ярдәм итү - яхшы эш ул. Әгәр минем ярдәмнән соң кемгәдер җиңелрәк булса, миңа да, бәлки, кайчан булса да ярдәм итүчеләр табылыр», - диде Муса Газизуллин.
Казанда «Тормыш юлы» акциясе дәвам итә. Проект волонтерлары аз керемле гаиләләргә азык-төлек җыелмалары тарата, урын өстендә ятучы авыруларга һәм ризыкны мөстәкыйль рәвештә әзерли алмаучыларга әзер ризык китерәләр. Шулай ук проект кысаларында билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләргә ризык өләшү эше оештырылган.