Белоруссиядән һәм Казахстаннан килгән WorldSkills командалары вәкилләре укучылар өчен ризык әзерләү тәҗрибәсе турында сөйләделәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август). «Казан Экспо» территориясендәге ресторан комплексында «Мәктәп туклануы формуласы» темасына түгәрәк өстәл узды. Россия белгечләре белән Белоруссиядән һәм Казахстаннан килгән WorldSkills командалары вәкилләре үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Түгәрәк өстәлдә «Пешекче эше» компетенциясе буенча WorldSkills Kazakhstan эксперты Казахстаннан Серикхан Адильханов, Белоруссия дәүләт икътисад университетының азык-төлек товарлары белән тәэмин итү кафедрасы доценты Юлия Пинчукова, шулай ук Могилевский дәүләт азык-төлек университеты һәм Могилевский дәүләт технология көллияте вәкилләре катнашты.
Мәктәптә туклануны оештыруда экспертлар булып ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге башлыгы Гүзәлия Фомичева, Казан сәүдә-икътисад техникумы директоры Разия Савченко, шулай ук Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты вәкилләре чыгыш ясады.
Түгәрәк өстәлдә департаментның генераль директоры Рима Мөхәмәдшина кунакларга Казанда мәктәп туклануын оештыру системасын тәкъдим итте, шуннан соң катнашучылар үз проблемалары белән уртаклаштылар. Әйтик, Белоруссия балалары аш ашарга бик яратмый, шул ук вакытта Казан укучылары балык ашларыннан баш тарта икән. Серикхан Әдилханов мәктәп менюсына аш-су кертү тәҗрибәсе һәм аутсайдер ризыктан ничек фаворит ашамлык ясарга мөмкин булуы турында сөйләде.
Ә фикер алышканнан соң кунаклар Казан мәктәпләре менюларына кергән ризыклардан авыз итә алдылар. Алар бигрәк тә яңа уку елында менюда барлыкка киләчәк фарш тутырылган цукинины билгеләп үттеләр.
Түгәрәк өстәл ахырында экспертлар сәламәт туклану культурасы, беренче чиратта, гаиләдә формалаша, дигән фикергә килделәр, дип хәбәр итә Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты.