Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.04.2018, 09:27

Казанда үткән җиңел атлетика буенча эстафетада 600-дән артык кеше катнашты

3 км дистанцияле 77-нче узыш Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель). Кичә Казанда үткән җиңел атлетика буенча традицион эстафетада гомуми белем бирү һәм югары уку йортларыннан 68 команда катнашты. 3 км дистанциягә гомуми белем бирү һәм югары уку йортларыннан 612 укучы чыкты.

Эстафета нәтиҗәләре буенча укучы кызлар арасында беренче урынны Авиатөзелеш районының 5-нче гимназиясе укучысы алды, икенче урында – 77-нче гомуми белем бирү мәктәбе командасы, өченче урында – Идел буе районының 83-нче лицее командасы.

Укучы егетләр арасында беренче урынны Вахитов районының Казан Суворов училищесы командасы яулады, икенче урында – Идел буе районының 6-нчы урта мәктәбе, өченче урында – Яңа Савин районының 165-нче мәктәбе.

Югары уку йортларының катнаш узышының беренче төркемендә беренче һәм икенче урыннарда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе командалары тора. Өченче урында – Казан федераль университеты студентлары.

Югары уку йортларының катнаш узышының икенче төркемендә урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урын – Казан юридик институты, икенче урын – Казан дәүләт аграр университеты, өченче урын – Казан дәүләт ветеринар медицина академиясе.

Искәртергә кирәк, Казанда җиңел атлетика буенча эстафетаны уздырган вакыт эчендә анда күп кенә танылган спортчылар катнашты – Олимпия уеннары чемпионнары һәм җиңүчеләре Лилия Нуретдинова, Ольга Руковишникова, Равил Кашапов, Фирая Солтанова, Елена Мигунова, Артем Мастров. Катнашучылар һәм оештыручылар арасында шулай ук СССР һәм Россия чемпионатлары җиңүчеләре бар: Николай Митянин, Нина Зубрилова, Николай Колчин, Эрик Аухадеев, Владимир Головнов, Сергей Шелехов, Жанна Афанасьева, Виктор Чумаков, Людмила Касатова, Вера Смелова, Светлана Ополева һ.б.

Барлык яңалыклар