Фикер алышуларда шәһәр территориясендә даими яшәүче гражданнар һәм күчемсез милек объектларының хуҗалары катнаша ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июль, Алинә Бережная). Бүген Казанда dispute.kzn.ru мәгълүмат системасында шәһәрнең яңартылган Генераль планы проекты буенча иҗтимагый фикер алышулар башланды. 1-нче августка кадәр шәһәрлеләр үзләренең искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен электрон мәйданда, шулай ук Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә (Груздев ур., 5) калдыра алалар.
Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Ирина Дябилкина хәбәр иткәнчә, фикер алышуларда шәһәр территориясендә даими яшәүче гражданнар һәм шәһәр территориясендә урнашкан күчемсез милек объектларына хокук ияләре катнаша ала.
Казан муниципаль берәмлеге Башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова Казан Генпланының шәһәр халкы өчен мөһим документ булуын билгеләп үтте. «Мәскәүнең Генплан Институты белгечләре, транспорт системасыннан алып, экологик хәлгә кадәр, шәһәрдәге агымдагы вәзгыятькә зур анализ ясадылар. Җирле архитекторлар һәм проектлаучылар катнашында мәгълүматларның зур күләме анализланды. Нәтиҗәдә шәһәр территориясен комплекслы бәяләү төзелде һәм стратегик документ эшләнде, ул территориянең инфраструктура белән тәэмин ителеше һәм функциональ зоналаштыруга нигезләнгән параметрлар арасында баланс гарантияли», - диде Е.Лодвигова.
И.Дябилкина аңлатканча, иҗтимагый фикер алышуларның мәгълүмат системасында эшләү өчен Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы раслаган язма ярдәмендә авторизацияләнергә кирәк. Бүгенге көндә шәһәр халкының 80%-тан артыграгы мондый хисап язмасына ия.
1-нче августка кадәр шәһәрлеләр үзләренең искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен электрон мәйданда, шулай ук Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә калдыра алалар, дип искәртте Ирина Дябилкина.
Марат Мугинов фотосы
Компьютер аша керү мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен шәһәр районнары администрацияләрендә һәм Казанның Шәһәр төзелеше һәм архитектура идарәсендә эш урыннары җиһазландырылган, анда өйрәнү узган консультантлар иҗтимагый фикер алышуларның мәгълүмат системасында ориентлашырга ярдәм итәчәк. Иҗтимагый фикер алышулар вакытында идарә 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк.
«Идарәгә шәхсән килергә карар иткән шәһәрлеләр өчен ТР дәүләт хезмәтләре порталында электрон язылу ачылды. Шулай ук электрон чират талонын идарәнең үзендә дә алырга була», - диде И.Дябилкина.
Иҗтимагый фикер алышуларда катнашучылар өчен кирәкле барлык мәгълүмат шулай ук Казанның рәсми порталында урнаштырылган. Биредә махсус бүлектә шәһәрлеләр Генплан карталарын күчереп ала, норматив документлар белән таныша һәм иҗтимагый фикер алышулар үткәрү процедурасын өйрәнә алалар.
Иҗтимагый фикер алышулар вакытында район администрацияләрендә һәм Архитектура идарәсендә экспозицияләр эшләнде, анда Генераль план материаллары белән танышырга мөмкин.
29-нчы августта Генплан проекты буенча иҗтимагый фикер алышу нәтиҗәләре турында бәяләмә Казан муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылачак һәм шәһәрнең рәсми порталында урнаштырылачак.
«Генпланның төп принцибы - барлык зоналарның гармонияле үсеше. Шәһәр территориясендә объектлар урнаштыру маятник миграциясен булдырмауны күздә тотып планлаштырылган, казанлылар барлык хезмәтләрне дә өй янәшәсендә алырга тиеш. Яңа Генплан шәһәргә бөтен юнәлешләрдә дә полицентрик үсеш алырга мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләде Е.Лодвигова һәм шәһәрнең киләчәге кешеләр фикеренә бәйле булуын ассызыклап, казанлыларны җәмәгать фикер алышуларында катнашырга чакырды.
«Генплан проектының Иҗтимагый тыңлаулары инде узды, халык үз искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен калдырды, аларның күбесе эшләүчеләр тарафыннан исәпкә алынды. Хәзер яңартылган проект янәдән иҗтимагый фикер алышуга чыгарыла, ә иң конструктив кисәтүләр эшләнәчәк. Киләчәк буыннарның уңайлылыгы бүген шәһәр үсешенең нинди перспективаларына нигез салуыбызга бәйле», - дип йомгаклады Е.Лодвигова.