Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.08.2019, 11:03

Казанда экология һәм спортка багышланган Әдәби ишегаллары узачак

7-нче августта бәйрәм Идел буе районында, 8-нче августта Киров районының «Салават күпере» торак массивында узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче август). Экология һәм спортка багышланган «Әдәби ишегаллары» әдәби-музыкаль бәйрәмнәре Казанда 7-нче һәм 8-нче августта узачак.

Бүген шәһәрлеләрне һәм шәһәр кунакларын Идел буе районында Завойский урамындагы 18-нче номерлы йорт ишегалдында көтәчәкләр. Чара экология һәм табигатькә сакчыл караш темасына багышланачак. Мәйданчыкта танылган табигатьче- язучыларның әсәрләреннән өзекләр яңгыраячак, тамашачылар эковикториналарда катнаша, шулай ук табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча лекция тыңлый алачак. Моннан тыш, барлык теләүчеләрне дә табигый материаллардан китап кыстыргычлары ясау буенча мастер-класста катнашырга чакыралар. Чара программасына шулай ук Казан шәһәр филармониясе солистлары Рафаэль Якупов, Рөстәм Насыйбуллин һәм Гөлназ Гафурова чыгышлары да керәчәк.

Иртәгә Әдәби ишегалды Казанның Киров районындагы «Салават күпере» торак массивында Сажинов урамындагы 3-нче номерлы йорт янында булачак һәм спорт темасына багышланачак. Кунаклар тизлеккә уку ярышларында, әдәби флешмобта, спорт турында шигырьләр белүгә багышланган викторинада, рольләргә бүлеп укуда һәм спорт разминкасында катнаша ала. Танылган Татарстан спортчылары тематик әсәрләрдән шигырьләр һәм әдәби өзекләр укыячак, ә Казан шәһәр филармониясе солистлары Николай Коновалов һәм Алсу Вәлиуллина тамашачыларны үзләренең җырлары белән сөендерәчәк.

Ике мәйданчыкта да бәйрәм 17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр узачак.

Кичә Әдәби ишегалды Казанның Авиатөзелеш районындагы Лукин урамы буенча урнашкан 4-нче номерлы йорт ишегалдында узды. Ул илебездәге Театр елына багышланган иде. Тамашачылар алдында Татарстанның халык артисты, Качалов театры режиссеры һәм актеры Илья Славутский чыгыш ясады, шулай ук биредә «Театр репертуарында әдәби әсәрләр» дигән тематик күргәзмә һәм театрлар тарихы буенча фотокүргәзмә тәкъдим ителде, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе.

Исегезгә төшерәбез, бу елда Әдәби ишегаллары Казан районнарының 9 ишегалдында уза. Бәйрәмнең төп идеясе - классик һәм заманча шигъриятне популярлаштыру, халыкны китап укуга җәлеп итү һәм Татарстан язучыларының яңа басмалары һәм иҗаты белән танышу.

Барлык яңалыклар