Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Раифа монастыренда илаһи литургияне җитәкләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар). 18 һәм 19 гыйнвар көннәрендә Казан православие храмнарында Крещение бәйрәме узачак. Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Раифа Богородицкий ирләр монастыреның Троицк соборында литургияне җитәкләячәк.
18 гыйнварда Крещение төнендә Татарстан митрополиясе башлыгы Казанның Никольский соборында (Бауман ур., 5) бөек кичне һәм литургияне җитәкләячәк. Гыйбадәттән соң су изгеләндереләчәк. Гыйбадәт кылу 8.00 сәгатьтә башлана.
18 гыйнвар кичендә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Казанның Богоявление соборында (Бауман ур., 78) кичә уздырачак. Гыйбадәт 17.00 сәгатьтә башлана.
18-19 гыйнварда Крещение бәйрәмендә митрополит Феофан Раифа Богородицкий ирләр монастыреның Троицк соборында литургияне җитәкләячәк. Бәйрәм хезмәте тәмамланганнан соң, дин әһелләре Раифа күлендә иорданга тәре йөреше уздырачак, биредә су изгеләндереләчәк.
Шулай ук Казанда төнге гыйбадәт 4 чиркәүдә узачак. 23.00 сәгатьтән Архиерей ихатасында Изге газап чигүче Кирилл, Казан митрополиты (Чистай ур., 30) хөрмәтенә, Изге рух иңү чиркәве мәхәлләсендә (Луковский ур., 21), шулай ук Могҗиза булдыручы Ярославль храмында (Николай Ершов ур., 25) гыйбадәт кылу башлана. 23.30 сәгатьтә гыйбадәт Кизик Введенский монастырендә (Декабристлар ур., 98) башланачак, дип хәбәр итә Казан епархиясе матбугат хезмәте.