В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган елны тантаналы акцияләрдә, белем бирү һәм мәдәни патриотик проектларда 250 меңнән артык Казан баласы һәм яшүсмер катнашкан
Узган ел патриотик юнәлештәге чараларда 250 меңнән артык Казан баласы һәм яшүсмер катнашкан. Бу хакта Казан шәһәре Думасының VII сессиясендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов җиткерде.
Марат Мөгыйнов фотосы
Узган елны мәктәпләрдә, лагерьларда тантаналы акцияләр, белем бирү һәм мәдәни патриотик проектлар уздырылган.
Көн саен мәктәпләрдә иртәнге линейкаларда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгыраган, «Ял» үзәге лагерьларында һәр смена Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган. Шулай ук яшьләр сәясәте учреждениеләрендә Россия геройлары белән очрашулар, бәйгеләр һәм иҗат остаханәләре оештырылган.
Белем бирү учреждениеләренең барысында да гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы уздырылган. Аның кысаларында строй һәм җыр смотрлары, байрак төркемнәре бәйгеләре һәм «Аҗаган 2.0» хәрби-спорт уены үткәрелгән. Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан махсус акция игълан ителгән – мәктәп укучылары махсус хәрби операциядә катнашучыларга хатлар язган.
Җиңү юбилеена әзерлек кысаларында 100 меңгә якын укучы, ата-аналар һәм укытучылар «Җиңү йолдызы», «Җиңү адымнары» проектларында катнашкан.
Бүген Казанда балаларның һәм яшьләрнең иҗтимагый берләшмәләре актив үсә. Патриотик берләшмәләргә 11 мең бала йөри. «Яшь армия» отрядларында гына да 6,8 мең катнашучы исәпләнә.
Ел дәвамында Казан яшьләре Россия күләмендә үткәрелә торган «Георгий тасмасы», «Ветеранны котла», «Хәтер бакчасы», «Җиңү вальсы», «Үлемсез полк» һәм «Блокада икмәге» кебек чараларда актив катнашкан.