Блок-модульле комплекс дүрт күпфатирлы йортны һәм балалар бакчасын җылылык белән тәэмин итәчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче октябрь, Диләрә Гафурова). Казанда «ВКНИИВОЛТ» заводының искергән комплексы урынына Толстой урамында яңа котельный төзелде. Бүгенге көндә блок-модульле корылмада газүткәргеч кертелгән һәм инженерлык челтәрләре салынган, хәзер торбаларны пресслау бара. Җылылык комплексының әзерлеген Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров бәяләде. Ул якын арада котельный янындагы территорияне төзекләндерүне йөкләде.
Яңа блок-модульле комплекс 15 нче балалар бакчасын, Толстой һәм Подлужная урамнарындагы дүрт күп фатирлы йортны (аларга җылылык челтәрләрен төзеделәр һәм өлешчә күчерделәр) җылылык белән тәэмин итәчәк. Шулай ук котельныйдан юл астындагы гильзалы күчү белән челтәрләрнең яңа участогын монтажлау тәмамлана.
Башта конструкцияне Курск урамына монтажлыйлар, аннан соң аерым өч метрлы өлешләргә бүләләр һәм Толстой урамындагы мәйданга алып киләләр, анда бербөтен установканы җыялар. Моңа кадәр җылылык комплексы астындагы территорияне гамәлдәге коммуникацияләрдән, аерым алганда, электр кабельләреннән азат иткәннәр. Аннары эшчеләр нигез салуга керештеләр.
«Линда» ПСК ҖЧҖ субподряд оешмасы вәкиле Артем Ерохин сөйләвенчә, котельный энергоэффектив җиһазлар белән җиһазландырылган, бу газ һәм электр энергиясен куллануны экономияләргә ярдәм итәчәк. Комплексның җылылык куәте 4МВт (һәр ике казан 2МВт) яки 3,5 Гкал/сәгать тәшкил итәчәк.
«Яңа котельныйда югары нәтиҗәлелек, куәтлерәк җитештерүчәнлек. Комплекс автоматлаштырылган – монда персонал юк, эш процессын читтән торып диспетчерлык хезмәте күзәтә. Мәгълүматлар «Казэнерго» АҖ җибәрелә, авария хәле турында белгечләр сигнал ала һәм урынга чыга», – дип аңлатты ул.
Башкарма комитет җитәкчесе янәшәдәге территорияне төзекләндерү кирәклегенә игътибар итте. «Асфальт-бетон япманы хәзер, һава торышы рөхсәт иткәндә, җәяргә кирәк. Бернинди уңышсызлыклар булмасын өчен барысын да оператив һәм сыйфатлы эшләгез», – диде Рөстәм Гафаров.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов, шәһәр Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Василий Лысачкин катнашты.
Исегезгә төшерәбез, ягу сезоны Казанда 5 нче октябрьдә башланды. Бүгенге көндә барлык күпфатирлы йортларда һәм социаль объектларда җылылык бар. Көзгә шәһәрдә 41 км озынлыктагы җылылык челтәрләре һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләре алыштырылды һәм реконструкцияләнде, 1,9 мең км озынлыктагы магистраль һәм квартал эчендәге җылылык челтәрләрен пресслау үткәрелде. Курчатов урамы, 5, Жуковский урамы, 5, Тополевая урамы, 6 адреслары буенча «Казэнерго» АҖнең өч котельные модернизацияләнде, шулай ук Южно-Промышленная урамындагы җиде күп фатирлы йорт өчен яңа блоклы-модульле комплекс файдаланыла.
Җылылык җибәрү буенча мөрәҗәгатьне «Ачык Казан» системасында, анда «Җылылык җибәрү» дигән махсус ресурс эшли башлады, «Халык контроле» платформасында һәм кайнар линияләр телефоны аша калдырырга мөмкин.