Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.06.2022, 17:04

Казанда «Түбәтәй» раритет экскурсия трамвае йөри башлады

Һәр пассажир аудиоэкскурсия тыңлый һәм өчпочмак, өлеш, эчемлек салынган бүләк җыелмасы ала алачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче июнь, Дмитрий Никитин). Бүген Казанда 1986 елда чыгарылган «Түбәтәй» раритет экскурсия трамвае йөри башлады. Ретро-трамвай маршруты тимер юл вокзалыннан елга портына һәм кире юнәлештә уза. Экскурсия вакыты якынча 45 минут тәшкил итә, дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар Габделхаков.

Экскурсия вакытында һәр пассажир шәһәрнең төп истәлекле урыннары тарихы турында аудиоэкскурсия тыңлый һәм өчпочмак, өлеш, эчемлектән торган бүләк җыелмасы ала ала. Билет бәясе – 500 сум.

Экскурсия трамвае 2018 елда җәдвәлдән чыгарылган 2 нче номерлы яңа яңартылган маршрут буенча хәрәкәт итәчәк. 2 нче июльдән башлап Татарстан башкаласында сигез маршрут буенча трамвайлар йөриячәк. 4, 5, 5а, 6 нчы номерлы маршрутларның хәрәкәт схемасы элеккечә калачак, ә 1, 2, 3, 7, 8 нче номерлыларның үзгәрәчәк.

«Трамвай хәрәкәтен оптимальләштерү хисабына без пассажирларның йөрү уңайлыгын арттыра, шулай ук пассажирлар агымын 3-4% ка, ә киләчәктә 10% ка кадәр арттыра алабыз», – дип билгеләп үтте А.Габделхаков. Ул хәбәр иткәнчә, яңа схема ярдәмендә транспортны көтү вакыты кими, ә автомобиль бөкеләрен читләтеп үтеп, аерымланган юллар буенча күп кенә участокларда хәрәкәт, нәкъ менә трамвайны сайлау өчен төп фактор булырга мөмкин. «Төрле илләр тәҗрибәсе күрсәткәнчә, нәкъ менә трамвай җир өсте транспортының иң нәтиҗәле һәм уңайлы төре булып кала бирә. Әйтик, 5 нче һәм 5а номерлы боҗра маршрутларында гына да көн саен 36 меңгә якын казанлы йөри», – дип хәбәр итте «Метроэлектротранс» генераль директоры.

Ул ассызыклаганча, «НИИАТ» ААҖ һәм «Казан Урбанче» бергәлеге белән бергә пассажирлар агымына анализ ясала. «Белгечләр төрле социологик сораштырулар оештыралар, алар ярдәмендә без гражданнарның йөрү уңайлылыгын арттыру өчен транспорт хәрәкәтен даими контрольдә тота һәм төзәтә алабыз. Яңартылган трамвай маршрут челтәре проекты фәнни институтның уңай эксперт бәяләмәсен алды һәм җәйге чорда гамәлгә кертүгә тәкъдим ителде, чөнки нәкъ менә яллар чорында шәһәрлеләргә мондый яңалыкларга ияләшү җиңелрәк», – дип билгеләп үтте А.Габделхаков.

Исегезгә төшерәбез, 2 нче июльдән шәһәрнең гомуми трамвай челтәре бер ярым тапкырга диярлек – 146 км дан 247 км га кадәр артачак, ә хәрәкәт составының берәмлекләре саны 85 тән 88 гә кадәр. Бу чараларның барысы да мобильлекне арттырырга һәм пассажирлар өчен көтү вакытын кыскартырга мөмкинлек бирәчәк.

Барлык яңалыклар