Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.08.2019, 13:07

Казанда WorldSkills Kazan 2019 чемпионатына 86 юл төзекләндерелде һәм 37 уку йорты яңартылды

Чемпионат шәһәр өчен инфраструктура үсешенең яңа драйверы булды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы август, Ксения Швецова). WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләре буенча чемпионат алдыннан Татарстан башкаласында 86 юл участогы, уку йортлары биналары, мәктәп территорияләре төзекләндерелгән һәм берничә объект ремонтланган, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров.

WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты шәһәр өчен инфраструктура үсешенең яңа драйверы булды. Зур халыкара чараларга әзерлек шәһәргә инфраструктураны яңартуда зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте Р.Гафаров. Шулай итеп, «Бер мәктәп – бер ил» проекты кысаларында чемпионатка әзерлек вакытында 37 белем бирү учреждениесе бинасы ремонтланган һәм 34 мәктәп территориясе төзекләндерелгән.

«Гадәттәгечә шәһәрне төзекләндерүгә зур игътибар бирелә, - диде Р.Гафаров. – Казанда барлыгы 22 мең квадрат метр мәйданда чәчәк түтәлләре ясалган, 3,5 мең чәчәк кашпосы эленгән, 11 күләмле чәчәк композициясе ясалган, алар Казан халкының һәм кунакларның яраткан объектларына әверелер дип ышанам». WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты талисманнары - Алмаз һәм Алтын - Меңьеллык мәйданында, казанлыларның һәм туристларның популяр мәйданчыкларының берсенә урнаштырылды, дип өстәде спикер.

Гомумән алганда, Казан чемпионат кунакларын һәм катнашучыларын кабул итәргә әзер. Р.Гафаров сүзләренә караганда, бүгенге көндә барлык 228 отель, кунакханә һәм хостел кирәкле классификацияне узган һәм чемпионатта катнашучыларны һәм җанатарларны каршы алырга әзер. Чемпионатта катнашучылар Универсиада авылында яшәячәк: чемпионат вакытында ул WorldSkills авылы дип аталачак.

Җәмәгать туклануы учреждениеләре шулай ук шәһәрнең күпсанлы кунакларын каршы алырга әзер. Алар өчен махсус юл күрсәткече әзерләнгән, биредә 51 ресторан бар. Бу рестораннар барысы да махсус аккредитация узган.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 19.08.2019
Видеорепортаж
19.08.2019 11:20
Казан WorldSkills стандартлары буенча 45-нче һөнәри осталык чемпионатын уздыруга әзер
Барлык яңалыклар