Быел сайлап алу турлары нәтиҗәләре буенча финалга 230 катнашучы чыкты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы декабрь, Алинә Бережная). Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең XII Республика «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар!» сәнгать иҗаты фестиваленең гала-концерты бүген яңартылган «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә (Ершов ур., 57а) узды. Быел фестиваль Татарстанның гына түгел, ә Мәскәү һәм Самара өлкәсенең 20 махсус коррекцион мәктәбеннән, балалар йортларыннан һәм интернатларыннан меңнән артык сәләтле баланы берләштерде.
12 ел дәвамында фестиваль физик мөмкинлекләре чикләнгән меңләгән балага үз талантларын зур сәхнәдә күрсәтү мөмкинлеге бирде. Быел сайлап алу турлары нәтиҗәләре буенча финалга 230 кеше чыкты, алар өчен, сәламәтлекләре белән бәйле кыенлыкларга карамастан, иҗат юлында киртәләр юк.
Көчле рухлы балаларны финалга чыгу белән Казанның Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов котлады. Ул фестивальнең Совет районында барлыкка килүен, ул вакытта анда Дәрвишләр балалар йорты һәм 6-нчы номерлы интернат-мәктәп укучылары катнашуын искәртте. Елдан-ел фестиваль үсеш алды, күбрәк катнашучыларны җәлеп итте, һәм 2013 елда ул республика статусына ия булды. «Бүген гала-концертның Совет районында, яңартылган, якты «Сәйдәш» мәдәни үзәге залында узуына мин бик шат. 12 ел инде балалар безне үз талантлары белән сөендерә. Фестивальнең чишмә башында торган һәм алга таба да балаларны иҗат дөньясына алып баруны дәвам иткән һәркемгә рәхмәт», – диде Роман Фәтхетдинов.
ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина фестивальдә катнашучыларны, кыенлыкларга карамастан, үз хыялларына таба баручы чын артистлар, дип атады. «Бу балалар үзләренең тормыш энергиясе белән йөрәкләрне кабыза, тамашачыларга эмоцияләр бүләк итә ала», – дип мөрәҗәгать итте ул катнашучыларга. Л.Маврина шулай ук яңартылган залда гала-концерт үткәрү икеләтә күңелле, дип билгеләп үтте. «Шундый искиткеч, заманча мәдәни үзәкле булу безнең күптәнге хыялыбыз иде, һәм монда республика җитәкчелеге, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның да өлеше зур», – диде Л.Маврина.
Фестиваль балаларга үзләрен артист итеп хис итү мөмкинлеген генә биреп калмыйча, аларның хыялларын да тормышка ашырды. Әйтик, 19 яшьлек Никита Фролов балачактан инвалидлык коляскасында утырырга мәҗбүр - егеттә балалар церебраль параличы. 13 яшькә кадәр Никита сөйләшә алмаган, сөйләмен торгызуда музыка белән шөгыльләнү ярдәм иткән. Хәзер ул Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортның «Шалунишки» коллективында җырлый. Яшь артист классик музыканы ярата – Иоганн Бах, Антонио Вивальди, Фредерик Шопен әсәрләрен яттан белә. Никита Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында булырга хыялланган һәм аның хыялы тормышка ашты. «Фестиваль миңа La Primavera оркестрының симфоник музыкасы концертын тыңлау мөмкинлеге бирде, хәтта сәнгать җитәкчесе һәм коллективның баш дирижеры Рөстәм Абязов белән дә аралаштым. Хәзер минем яңа хыялым бар - мин пианист булырга телим, бармакларым уйнауга ята, диләр», - дип сөйләде Никита.
Фестивальнең тагын бер катнашучысы - 18 яшьлек Данил Швейкин мәхәббәт турында рэп яза һәм аны халык алдында укудан курыкмый. Егет беренче трекны бишенче сыйныфта яздым дип сөйләде, әмма зур сәхнәдә беркайчан да чыгыш ясамаган. Бүген аның дебюты. «Мин физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең дә талантлы була алуын һәркемгә күрсәтәсем килә. Сәхнәгә чыгарга курыкмыйм, чыгышымнан максималь ләззәт алачакмын», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Данил. Шушы көннәрдә Даниланың тагын бер хыялы чынга ашты – фестиваль кысаларында ул танылган җырчы Элвин Грей белән очрашты.
Гадәттәгечә, яшь артистларга фестивальдә танылган музыкантлар көч биреп тора, быел гала-концертның хедлайнерлары буларак «Голос.Балалар» проекты җиңүчесе Данил Плужников һәм Татарстан җырчысы Лэйна чыгыш ясады.
Фестивальдә шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, ТР Дәүләт Советы һәм Казан шәһәре Думасы депутатлары катнашты.