Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.11.2018, 18:04

Барселонада Татарстан башкаласының туристик потенциалын тәкъдим иттеләр

IBTM World күргәзмәсендә "Казан Экспо" күргәзмә үзәген тәкъдир иттеләр, анда WorldSkills Kazan-2019 узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU 28-нче ноябрь). Бүген Барселонада (Испания) IBTM World күргәзмәсендә Казанның туристик потенциалын тәкъдим иттеләр. Туризмга булышлык итү комитеты директоры Дарья Санникова күргәзмәдә катнашучыларга һәм чакырылган кунакларга безнең шәһәр турында, шулай ук "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәге турында сөйләде, анда WorldSkills Kazan-2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узачак.

Презентациядән соң кунаклар бүләкләр уйнатуда катнаша һәм татар милли ризыгын чәк-чәк, татар чәен һәм Татарстаннан хәмер эчемлекләрен татып карый алдылар.

Казан беренче тапкыр IBTM World күргәзмәсендә катнаша - аның темасы традицион рәвештә конференцияләр, семинарлар һәм эшлекле очрашулар, корпоратив туризм һәм махсус чаралар оештыру. IBTM World эшлекле туризмны үстерүгә һәм эшлекле элемтәләрне ныгытуга ярдәм итәчәк. Күргәзмә 27-29 ноябрь көннәрендә уза.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Казанны Россия һәм халыкара туристик базарларда таныту эше даими рәвештә алып барыла. Әйтик, 2016 елда Россиянең миллионлы шәһәрләре буенча масштаблы тур узды, анда Казан делегациясе 1,5 ай эчендә 8 шәһәрдә булды: Ульяновск, Самара, Екатеринбург, Түбән Новгород, Уфа, Волгоград, Новосибирск, Пермь. 2017 елда махсус тәкъдир итү туры кысаларында Казанның туристик потенциалын Идел буеның берничә шәһәрендә тәкъдим иттеләр: Чабаксар, Киров, Йошкар-Ола. 2017 елның апрелендә Казан делегациясе халыкара дәрәҗәдә Мадридта булды, май аенда Парижда Сабантуй бәйрәмендә катнашты, августта Ригада матбугат туры уздырды.

2018 елның гыйнварында Казан Стамбулда һәм Мадридта эре туристик күргәзмәләрдә катнашты, ә март аенда шәһәрнең туристик потенциалын Париждагы күргәзмәдә тәкъдир иттеләр. Сентябрьдә шәһәр Шанхайда Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы чакыруы буенча туристик өлкә вәкилләренең визиты кысаларында тәкъдим ителде. Октябрь аенда Казан Варшавада World Travel Show күргәзмәсендә катнашты. Презентация кунакларын чәк-чәк белән сыйладылар, аларга шәһәрнең истәлекле урыннары турында сөйләделәр һәм алар өчен Казан буйлап виртуаль экскурсия үткәрделәр.

Барлык яңалыклар