Объектларның 80%-ында эшләр апрель аенда башланачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель, Ксения Швецова). Быел Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына 42 муниципаль берәмлектә 933 күпфатирлы йорт кергән, 104 йортта гомуми суммасы 700 млн. сум. тәшкил иткән 355 лифт алмаштырылачак.
Барлык ремонт эшләрен октябрь ахырына кадәр төгәлләү планлаштырыла. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров сөйләде.
Казанда быел 1,8 млрд сумга 234 йортны яңарту планлаштырыла, дип искәртте И.Насыйров.
Бүгенге көндә республикада подрядчы оешмаларны сайлап алу процедуралары тәмамланган диярлек. Исегезгә төшерәбез, узган елда подрядчыларны сайлау буенча законнардагы яңа таләпләр үз көченә керде. Хәзер бу процедура ике этапта үткәрелә. Беренче этапта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалык министрлыгы электрон аукцион аша квалификацияле подрядчылар реестрына кертү өчен подрядчы оешмаларны сайлап ала. Икенче этапта ТР торак-коммуналь хуҗалыгы Фонды теге яки бу йортларда турыдан-туры эшләү өчен әлеге реестрдан подрядчыларны сайлап ала. «Хәзер 19 йортта монтаж эшләре башланды. Бу айда эшләр йортларның 70-80%-ында башланачак», - дип билгеләде И.Насыйров.
Подрядчыларга сезонлы эшләрне төгәл билгеләнгән срокларда тәмамларга кирәк: фасадларны һәм түбәләрне ремонтлау эшләрен август уртасына кадәр, инженерлык челтәрләрендә – 15-нче сентябрьгә кадәр. Барлык ремонт эшләренең тулаем тәмамлануы 31-нче октябрьгә планлаштырылган. «Узган елда подрядчыларны сайлап алуның яңа кагыйдәләре аркасында сроклар озакка сузылды һәм без ноябрь-декабрь айларында соңгы йортларны ремонтлауны тәмамладык. Быел бу бурычны вакытында башкарып чыгырбыз дип ышанам», - дип өстәде министр урынбасары.
Татарстанда торак фондын капиталь ремонтлау программасы 2008 елдан алып 12 ел дәвамында тормышка ашырыла, һәм халыкның эш сыйфатына карата таләпләре һәрдаим арта бара, дип билгеләп үтте спикер. «Бу дөрес, чөнки капиталь ремонт чараларының яртысыннан артыгы - милекчеләр керткән акча, алар сыйфат таләп итәргә хокуклы», - дип ассызыклады ул һәм шәһәрлеләрнең капиталь ремонтка әзерлек этабында да катнашуларын өстәде. Әйтик, ремонтка кадәр торак милекчеләре белән җыелыш үткәрелә, анда аларга теге яки бу йортны ремонтлауга бүлеп бирелгән лимитлар турында хәбәр итәләр һәм биредә яшәүчеләрнең теләкләрен исәпкә алып башкарылырга тиешле эш төрләрен билгелиләр.
Йортта яшәүчеләрнең вәкилләре - күп очракта бу йорт буенча өлкәннәр – капиталь ремонт тәмамланганнан соң эшләрне кабул итүдә дә катнашалар. Йортта яшәүчеләр ремонт сыйфатыннан канәгать булмаган очракта, йорт өлкәне кабул итү актына имза салмаска мөмкин һәм ул чакта подрядчы барлык кимчелекләрне бетерергә тиеш булачак.
Капиталь ремонтның сыйфаты өчен җаваплылык төзелеш контролен яки техник күзәтүне гамәлгә ашыручы предприятиеләр һәм оешмаларга йөкләнгән, бу эштә ТР Дәүләт торак инспекциясе аерым урын алып тора. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, капремонтның гарантия срогы 5 елны тәшкил итә - подрядчы бу вакыт эчендә ремонтка килгән барлык шелтәләрне төзәтергә һәм бетерергә тиеш.
Быел Казанда торак милекчеләренең күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына керткән өлеше беренче тапкыр 85% тәшкил итте. Шул ук вакытта шәһәрлеләрнең күпчелегендә сорау туа: әгәр йорт инде ремонтланган булса, ни өчен капиталь ремонтлау өчен түләүне дәвам итәргә кирәк. И.Насыйров аңлатып узганча, торак коммуналь хуҗалык фонды эшенең асылы - ул «казан» ысулы. «Мисал китерәм: 5 млн сумга билгеле бер йортны ремонтларга кирәк. Моның өчен милекчеләрнең 3 миллион сум, ә аларның бары 700 мең сум гына акча җыюы кирәк. Ул чакта алар конкрет муниципаль берәмлектә урнашкан йортлар формалаштырылган гомуми казаннан 2 млн 300 алып тора, - дип аңлатты спикер. - Алга таба бу йорт әлеге акчаларны җыярга һәм, шул ук принцип буенча башка йортларны ремонтлау мөмкин булсын өчен, уртак казанга бирергә тиеш».
Бүген Татарстан торак фондны капиталь ремонтлау программасын тормышка ашыруда шактый алда бара, чөнки 2008 елдан башлап, милекчеләр акчаларыннан тыш, бу максатларга республика һәм муниципаль бюджетлардан акча бүлеп бирелә, дип өстәде министр урынбасары.
Бүгенге көндә республикада 2043 елга кадәр исәпләнгән торак фондын капиталь ремонтлау буенча озак вакытлы программа төзелгән. Аңа 16 мең 577 йорт кертелгән. Шул ук вакытта программа даими төзәтелә – аңа үзгәрешләр ким дигәндә елына 1 тапкыр кертелә. Шулай итеп, озак сроклы программаны формалаштыруга идарәче компанияләрнең характеристикалары йогынты ясый, алар йортларның торышын һәм яңартуга мохтаҗлык дәрәҗәсен билгели. Капремонт программасында каралган эшләр исемлеген, шулай ук программага кертелгән торак фонды мониторингын сайттан табарга була.
Казанда яшәүчеләр агымдагы елда ремонтланачак күпфатирлы торак йортларның, ишегалды территорияләренең, шәһәр һәм бистә урамнарының, мәгариф учреждениеләренең, яшүсмерләр клубларының тулы исемлеге белән KZN.RU порталының «Капиталь ремонт» бүлегендә таныша алалар.