В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда ишарәләр теле буенча 34 тәрҗемәче исәпләнә
Россиядә ел саен 31 октябрьдә Сурдотәрҗемәче көне – ишетүчеләр һәм ишетмәүчеләр арасында күпер хезмәтен үтәүче кешеләргә багышланган бәйрәм билгеләп үтелә. Мондый белгечләрнең эше сөйләмне ишарәләр теленә тәрҗемә итү белән генә чикләнми: алар саңгырауларның башкалар белән бертигез дәрәҗәдә мәгълүмат алуы, мәгариф, мәдәният өлкәсендә белемле булуы, иҗтимагый тормыш белән янып яшәүләре өчен шартлар тудыра. Алардан тирән белем һәм югары квалификация белән бергә, әлеге эшкә карата зур кызыксыну таләп ителә. Казанның ишарәләр теле буенча рус тәрҗемәчесе KZN.RU корреспондентына аралашуны тәэмин итүдә сурдотәрҗемәчеләрнең роле, эшнең катлаулылыгы һәм үзенчәлекләре, шулай ук үзенең ишарәләр телен ничек өйрәнүе һәм аралашу киртәләрен җиңү мөһимлеге турында сөйләде.
Ишарәләр теленең булачак тәрҗемәчеләре еш кына саңгырау яки начар ишетүче ата-аналар гаиләсендә туа һәм ишарәләр теле алар өчен икенче туган телгә әверелә. Казан федераль университеты (КФУ) һәм Казан юридик институты (КЮИ) укытучысы, ишарәләр теле буенча рус тәрҗемәчесе Татьяна Ильичева да нәкъ менә шундый гаиләдә тәрбияләнә.
Ишетү сәләте бозылуга карамастан, аның әти-әнисе – әнисе София һәм әтисе Евгений – бик яхшы сөйләшкәннәр. «Әни теләсә нинди артикуляцияне аңлый, ә менә әңгәмәдәшен күрмәгән очракта, ул инде ишетми башлый иде. Әти исә ишетә дә, яхшы сөйләшә дә иде. Шуңа күрә миңа ишарәләр телен өйрәнүнең кирәге булмады. Миңа әти-әнием белән аралашу өчен 15 ләп ишарә җитә иде», - дип искә ала әңгәмәдәш.
Татьяна Ильичева рус ишарәләр телен Казанда Е.Г.Ласточкина исемендәге мәктәп-интернатка эшкә урнашканнан соң ныклап өйрәнә башлый. Ул анда дефектология факультетына укырга керү өчен стаж җыя башлый. «Бер елдан соң мине пионервожатый, ә соңрак тәрбияче итеп куйдылар», - дип истәлекләре белән уртаклашты Татьяна. Аны Мәскәүгә сурдотәрҗемәчеләрнең квалификациясен арттыру курсларына җибәрәләр, аннан кайткач ул Е.Г.Ласточкина исемендәге мәктәп-интернатка тәрҗемәче-дактилолог булып урнаша.
Татьяна Ильичева Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыятенең Татар бүлеге ветераны Т.П.Мәрданованың «кичке портретын» беренче тапкыр тәрҗемә итүен искә төшерде. Сөйләм телен ишарәләр теленә ул бик җайлы тәрҗемә иткән, ә менә ишарәләр теленнән рус теленә тәрҗемә итүдә кыенлыклар белән очраша. «Мин юбиляр исемен ишарәләр теленә ничек тәрҗемә итәргә белмәдем. Алгы чәчне кисүне хәтерләткән хәрәкәтне күрсәттем. Минем ул хәрәкәтем «кеше исемен әйтәсе урында чәч кисүче алгы чәчне кисте» дигәнне аңлата иде. Исемә төшсә, миңа әлегә кадәр оят булып китә», - дип, хәтирәләре белән бүлеште әңгәмәдәш.
«Без – ишарәләр теле буенча рус тәрҗемәчеләре – саңгырауларның «колаклары» һәм ике дөньяны: чукраклар дөньясын һәм ишетүчеләр дөньясын бәйләүче звено. Бу дөньяларның бер-берсен белүләрен, аңлауларын һәм хөрмәт итүләрен телим!» - диде Татьяна Ильичева.
Ул ишарәләр теле тәрҗемәчесенең, ишетү сәләте бозылган күп кешеләр тарафыннан барысын да белергә тиешле «күпфункцияле җайланма» буларак кабул ителүен әйтеп үтте. «Саңгырауларга аңлаткан вакытта тулы текстны белергә кирәк булганлыктан, ишарәләр теле буенча рус тәрҗемәчесе тирән белемле һәм яхшы хәтерле булырга тиеш».
Чукрак һәм начар ишетүче кешеләр белән эшләгәндә, Татьяна кыскалык һәм тактильлек мөһимлеген ассызыклады.
Төп эшеннән тыш, Татьяна Ильичева ишарәләр белән җырлау буенча шөгыльләнә, җырларны ишарәләр теленә тәрҗемә итүдә катнаша. Аның сүзләренчә, бу бик күп уңай хис-кичерешләр китерә торган кызыклы һәм мавыктыргыч эш санала. Бу елны әңгәмәдәшебез Казан федераль студентлары белән бергә җырлый.
Казанда аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен уңайлы мохит булдыру буенча системалы эш алып барыла. Башкала театрларында һәм транспортта начар ишетүчеләр өчен йөгерек юллар барлыкка килсә дә, ишарәләр теле буенча рус тәрҗемәчеләренә кытлык зур: Татарстанда алар нибары 34 белгеч исәпләнә. «Ишарәләр телен тәрҗемә итүче эше – ул ярдәм дә, аңлату да, ачы күз яшьләре аша көлү дә, ачу һәм үпкә, ишарәләрнең бәхете һәм матурлыгы да», – дип сүзен йомгаклады Татьяна Ильичева.