Бәйрәмнең кульминациясе Май чабу карачкысын яндыру булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы март, Ксения Швецова). Казанда "Казан" гаилә үзәге янындагы боз шәһәрчеге территориясендә бүген Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр. Буран һәм юеш кар булуга карамастан, биредә 11.00 сәгатьтән башлап халык күңел ачты: кышны озатырга килгән Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары уеннарда, конкурсларда актив катнаштылар, тауларда шудылар һәм карда уйнадылар, ә барлык җыелганнарны сәхнәдән концерт һәм театраль номерлар сөендерде.
"Бүген һава торышы шаяра, ләкин без барыбер бәйрәмгә килдек – балама Май чабу карачкысын ничек яндыруларын күрсәтәсем килә, - дип сөйләде Казанда яшәүче Мария. – Инде туңдык, ләкин барыбер көтәчәкбез. Җылыну мөмкинлеге булу яхшы". Боз шәһәрчеге кунакларына бүген күңелсезләнергә туры килмәде – шәһәрлеләр чанада, җигүле атларда йурделәр, төрле конкурсларда көч сынаштылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, җырладылар һәм биеделәр. Җылыну өчен бүлмәләрдә бүген төрле эчле коймак һәм кайнар эчемлекләр белән сыйладылар.
Сәхнәдән күңелле җырлар яңгырады, ә артистлар җыелган тамашачыларга өшергә мөмкинлек бирмәделәр, алар өчен актив бию зарядкалары ясадылар. "Коляда" фольклор-этнография ансамбле чыгышы белән рус, чуаш, мари һәм башка халык ансамбльләре һәм коллективлары катнашында концерт программасы башланды.
Боз шәһәрчегенең ике ягында да ярминкә җәелдерелгән, анда шәһәрлеләр төрле сувенирлар, уенчыклар һәм башка халык кәсепләре эшләнмәләрен сайлаган.
Бигрәк тә бәйрәмдә балалар рәхәтләнеп ял итте – соңгы салкын көннәрдә алар бик теләп узып баручы кышның күңел ачуларыннан ләззәт алдылар - кар атуш уйнадылар, кар бабай ясадылар, боз тауларыннан шудылар. "Без дуслар белән тауларда шуарга килдек. Биредә бәйрәм булачагын да белмәдек", - дип уртаклашты мәктәп укучысы Рөстәм, боз шәһәрчегенең иң биек тау башына менергә ашыга-ашыга.
Кечкенә балалар әйләнәгә җыелып, киез итек аша сикерделәр, сәхнәдә театральләштерелгән тамаша башланды. Яраткан мичендә бәйрәмгә килгән әкият герое Емеля шәһәр халкын һәм кунакларын сәламләргә чыккан кыш һәм яз белән очрашты, аннары артистлар җыелучылар өчен күңелле җыр башкардылар.
"Кыш чын-чынлап безнең белән саубуллашырга килде, сәхнәдә генә түгел, табигатьтә дә. Әмма без барыбер язның якынлашуын тоябыз, - дип мөрәҗәгать итте бәйрәм кунакларына ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе идарәсе рәисе урынбасары Ирина Александровская. - Казан шәһәренең Рус милли-мәдәни берләшмәсе һәм бөтен республика исеменнән сезне искиткеч Май чабу атнасы белән котлыйбыз!"
Бәйрәм кунакларына котлау сүзләре белән Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов мөрәҗәгать итте. Ул искәрткәнчә, бүген генә түгел, Май чабу атнасы дәвамында шәһәрлеләрне күңелле бәйрәм чаралары көтте. "Масленица Казан буенча киң адымнар белән бара. Бүген менә дигән бәйрәм уза, ә инде иртәгә без сезне Аккош күлендә көтәбез, - диде ул. - Сезне барлык бәйрәм чараларына, халык күңел ачуларына чакырабыз! Бәхет, сәламәтлек һәм елмаюлар сезгә!".
Май чабу Татарстан башкаласында билгеләп үтеләчәк халык бәйрәмнәрен ачып җибәрә, дип билгеләп үтте ТР Халыклар ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров. "Масленица - беренче бәйрәмебез, ә бәйрәмнәр июль урталарында гына тәмамланачак. Без республикабызның төрле халыкларының 20-ләп бәйрәмен үткәрәчәкбез. Яңалыкларны күзәтеп торыгыз һәм безнең белән бергә бәйрәм итегез!" - диде Н.Владимиров.
Бәйрәмнең кульминациясе Май чабу карачкысын яндыру булды. Чарада шулай ук ТР Президенты Департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, иртәгә, 10 мартта Аккош күле территориясендә Май чабу бәйрәме узачак. Бәйрәмнең хэдлайнеры "Мираж" төркеме булачак, ә кунаклар өчен зур концерт-күңел ачу программасы әзерләнгән. Казанда Май чабу атнасына барлыгы 50-дән артык бәйрәм чарасы планлаштырылган. Халык күңел ачулары шәһәрнең барлык районнарында да күп санлы мәйданчыкларда узачак. Чараларның тулырак программасы белән KZN.RU порталында "Масленица-2019" бүлегендә танышырга мөмкин.