Бу карарны Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышында җиткерделәр.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май). 175-нче номерлы Казан гимназиясендә атыш нәтиҗәсендә һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләре түләүләр алачак. Мондый йөкләмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышында бирде.
Хәзер Татарстан Хөкүмәтендә түләүләрне оештыру буенча карар әзерләнә. ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, һәлак булганнарның гаиләләре 1 млн сум акча алачак. Авыр һәм урта дәрәҗәдә яраланган кешеләргә 400 мең сум, җиңел дәрәҗәдә яраланганнарга 200 мең сум акча биреләчәк.
Шулай ук комиссия нәтиҗәләре буенча республиканың барлык уку йортларын тикшерергә һәм куркынычсызлык чараларын көчәйтергә дигән карар кабул ителде. Моннан тыш, Р.Миңнеханов Татарстан территориясендә барлык корал хуҗаларына комплекслы тикшерү үткәрергә кушты.
Исегезгә төшерәбез, бүген иртән Совет районының 175-нче номерлы гимназиясендә фаҗига булды. Соңгы мәгълүматларга караганда, 8 кеше (7 бала һәм бер укытучы) һәлак булды, 21 кеше (18 бала һәм өч өлкән кеше) зыян күрде. 12-нче май Татарстанда матәм көне дип игълан ителде, шәһәр мәктәпләрендә укулар булмаячак.