Көндез шәһәр урамнарында 586 юл хезмәте эшчесе һәм 340 берәмлек махсус техника эшләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар). Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 17 мең 687 тонна кар чыгарылган. Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 662 юл хезмәте эшчесе һәм 844 махсус техника берәмлеге катнашкан. Алар арасында – 101 катнаш юл машинасы, 71 "Бошунг” катнаш юл машинасы, 19 кар төягеч, 123 щеткалы трактор, 35 грейдер, 106 фронталь төягеч, 53 "Барсик" минитөягече, 310 үзбушаткыч һ.б.
Тәүлек эчендә Татарстан башкаласы юлларына 947 тонна бозлавыкка каршы катнашма, шул исәптән 141 тонна реагент һәм 806 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән.
Районнар администрацияләре мәгълүматлары буенча, бүген көндез, 26 гыйнвар көнне, шәһәр урамнарында 586 юл хезмәте эшчесе һәм 340 берәмлек махсус техника катнашачак.
Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан барлыгы 337 мең тоннага якын кар чыгарылган, дип хәбәр итә Башкарма комитетның Тышкы төзекләндерү комитеты.