В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашу өчен алдан теркәлү сорала
Фото: Денис Гордийко
Бу атнада Казан шәһәрендә яшүсмерләр өчен яңа чаралар көтелә. Чаралар темасы файдалы көнкүреш эшләре күнекмәләрен үстерү нигезләренә багышланган. Һәр чарада катнашу өчен алдан теркәлү кирәк.
«Просто» («Гади генә») проекты кысаларында Казан яшьләре балта осталыгы, сантехника, эретеп ябыштыру, электрика, тегү сәнгате, бәйләү, өйне имин һәм пөхтә җыештыру һәм табын әзерләү нигезләрен өйрәнә алачак.
Беренче дәрес иртәгә, 15 апрельдә, 17:00 сәгатьтә Окольная урамындагы 94к1 йорт адресы буенча «Талантика» клубында уздырыла. Катнашучылар алдан сылтама буенча теркәлеп килергә тиеш.
16 апрель көнне мастер-класс «Лимонад» клубында (Латыш укчылары ур., 25) була. Башлана 10:00 да, алдан сылтама буенча теркәлү сорала.
Җомга көнне, 17 апрельдә, «Вертолет» яшьләр үзәгендә катнашучыларны 17:00 дә көтәләр. Клуб Кече Мәскәү урамындагы 15 бина адресы буенча урнашкан. Алдан теркәлү кирәк.
Чаралар атнасын 18 апрельдә Короленко урамындагы 11а бина адресы буенча «Яратам» клубында узачак мастер-класс йомгаклый. Катнашучылардан теркәлү таләп ителә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанның яшүсмерләр клубларында бушлай чаралар узачак. Яшьләр өчен Кавказ биюе, курайда уйнау, фотосурәткә төшерү мастер-класслары һәм башка бик күп кызыклы чаралар уздырачаклар.