В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада 30 ил вәкилләре химия фәне буенча көч сынашачак
Фото: Денис Гордийко
Казан шәһәреннән Сәид Нургаянов һәм Азамат Шәрәфиев Химия буенча 60 нчы Халыкара Менделеев олимпиадасында Россия җыелма командасы составында катнаша. Вакыйга Мәскәү шәһәрендә 15–23 апрель көннәрендә уза. Менделеев олимпиадасында 30 илдән химия фәнен яхшы белгән укучылар көч сынашачак.
Илебезнең җыелма командасына 15 өлкән сыйныф укучысы керде – алар химия фәне буенча 2025–2026 еллар бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре булды. 6 апрель көнне Мәскәү шәһәрендә Россия җыелма командасы составын рәсми рәвештә раслау чарасы узды.
Халыкара чарада илебезне югары дәрәҗәдә тәкъдир итү һәм фән өлкәсендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтү өчен, җыелма команданы Россиянең югары уку йортлары укытучылары әзерли, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе матбугат хезмәте.