Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.11.2023, 15:58

Казанда БРИКС һәм ШОС яшь лидерлары премиясе алты номинация буенча узачак

Хәзер бер урынга 30 дан артык гариза калдырылган

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче ноябрь). Казанда 10-13 нче декабрьдә алты номинация буенча БРИКС һәм ШОС яшь лидерлары премиясе узачак. Алар арасында: ел фотосы, елның яшь медиа-инфлюенсеры, елның яшь социаль эшкуары, елның яшь тикшеренүчесе, елның иҗтимагый дипломатиясе проекты, елның экоинициативасы. Бу хакта матбугат конференциясендә Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе Дилбәр Садыйкова хәбәр итте.

Спикер сөйләвенчә, бер урынга 30 дан артык кеше дәгъва итә. Гариза бирү кампаниясе инде тәмамлана, һәм теләүчеләр арасында БРИКС һәм ШОС илләреннән генә түгел, ә башка дәүләтләрдән дә гражданнар бар. «Бу берләшүгә кызыксыну һәм яшьләрнең БРИКС һәм ШОС хезмәттәшлеге кысаларында тормышка ашырылырга теләвен күрсәтә», – дип билгеләп үтте Дилбәр Садыйкова.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә фермерлар һәм кулланучылар арасында онлайн мәйданчыкларда турыдан-туры сатулар булдыруга юнәлдерелгән проект белән яшь эшмәкәр дәгъвачыларның берсе булып тора. Шулай ук хастаханәгә нигез салучы, халыкның аз тәэмин ителгән катламнарына медицина ярдәме күрсәтүче, кояш энергиясендә пилотсыз очу аппаратын уйлап табучы, төрле илләрнең тарихы һәм мәдәнияте белән белем бирү блогы авторы кандидатлар булды.

Конкурс талантлы яшьләрне ачыклауга һәм БРИКС һәм ШОС илләренең яшь лидерларының социаль әһәмиятле өлкәләргә керткән өлешләрен тануга юнәлдерелгән.

Исегезгә төшерәбез, БРИКС саммиты киләсе елның октябрендә Казанда узачак. ТР башкаласына 26 дәүләт башлыгы чакырылган. Саммит алдыннан шулай ук БРИКС уеннары да узачак, аларга 70 тән артык ил чакырылачак.

Шул ук вакытта Казан киләсе елда тарихта беренче тапкыр «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт ярышларын кабул итәчәк.
Барлык яңалыклар