В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзер бер урынга 30 дан артык гариза калдырылган
Фото: Марат Мөгыйнов
Спикер сөйләвенчә, бер урынга 30 дан артык кеше дәгъва итә. Гариза бирү кампаниясе инде тәмамлана, һәм теләүчеләр арасында БРИКС һәм ШОС илләреннән генә түгел, ә башка дәүләтләрдән дә гражданнар бар. «Бу берләшүгә кызыксыну һәм яшьләрнең БРИКС һәм ШОС хезмәттәшлеге кысаларында тормышка ашырылырга теләвен күрсәтә», – дип билгеләп үтте Дилбәр Садыйкова.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә фермерлар һәм кулланучылар арасында онлайн мәйданчыкларда турыдан-туры сатулар булдыруга юнәлдерелгән проект белән яшь эшмәкәр дәгъвачыларның берсе булып тора. Шулай ук хастаханәгә нигез салучы, халыкның аз тәэмин ителгән катламнарына медицина ярдәме күрсәтүче, кояш энергиясендә пилотсыз очу аппаратын уйлап табучы, төрле илләрнең тарихы һәм мәдәнияте белән белем бирү блогы авторы кандидатлар булды.
Конкурс талантлы яшьләрне ачыклауга һәм БРИКС һәм ШОС илләренең яшь лидерларының социаль әһәмиятле өлкәләргә керткән өлешләрен тануга юнәлдерелгән.
Исегезгә төшерәбез, БРИКС саммиты киләсе елның октябрендә Казанда узачак. ТР башкаласына 26 дәүләт башлыгы чакырылган. Саммит алдыннан шулай ук БРИКС уеннары да узачак, аларга 70 тән артык ил чакырылачак.
Шул ук вакытта Казан киләсе елда тарихта беренче тапкыр «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт ярышларын кабул итәчәк.