Быел Татарстан башкаласында 19 оркестр, шул исәптән 2-се чит илләрдән – Казахстан һәм Беларусьтан – чыгыш ясачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). 16-19 августта Казан “Фанфары Казани” Халыкара тынлы оркестрлар фестивален кабул итә. Фестивальдә 19 оркестр катнаша: 7 оркестр – РФ Оборона министрлыгыныкы, 5 оркестр – Милли гвардиянеке, 2 – чит илнеке (Казахстан һәм Беларусьтан). Чагыштыру өчен, узган елда 12 чит ил һәм башка шәһәрләр оркестрлары катнашкан иде, ә 40 меңнән артык кеше тамашачы булды. Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин эшлекле дүшәмбедә әлеге вакыйганы зурлыгын һәм Татарстан башкаласының мәдәни тормышы өчен әһәмиятне билгеләп үтте.
“Шәһәребездә күп кенә кызыклы фестивальләр үтә, ләкин 40 мең тамашачы җыю белән һәрберсе дә мактана алмый. Бу безнең мәдәни вакыйганы тамашачы саны ягыннан бәяләвебезне күрсәтми, сыйфаты һәм эчтәлеге – беренчел. Ләкин беркем дә “Фанфары Казани” фестиваленең шәһәрнең бизәге булуы белән бәхәсләшә алмыйдыр”, - диде Денис Калинкин.
Фестивальдә каташучыларны Туризм үсешенә булышлык итү комитеты директоры Дарья Санникова тәкъдим итте. Фестивальдә төрле хәрби көчләр катнаша: артиллерия, ракетачылар, диңгезчеләр. Фестивальдә Уфадан “Держава” хәрби-кызлар коллективы чыгышы көтелә. Моннан кала чарада Йошкар-Ола ракета дивизиясе хәрби оркестры, Самара тынычлык урнаштыру бригадасының хәрби оркестры, армия генералы А.В. Хрулев ис. Хәрби академия филиалының Пенза оркестры, Беларусь Республикасының Эчке эшләр министрлыгының Баш идарәсе оркестры катнашачак.
Казанны һәм Татарстанны ТР буенча ЭЭМ Мәдәни үзәге оркестры, ТР буенча Росгвардия идарәсенең хәрби оркестры, ТР Оборона министрлыгының Казан югары танк училищесы оркестры, “Фантазия” хатын-кызлар шәһәр Джаз-оркестры, 13-нче музыка мәктәбенең барабанчы-кадетлар ансамбле һәм 13-нче музыка мәктәбенең тынлы оркестры тәкъдим итәчәк.
Оркестрлар чыгышларын “Черек күл”, “Крылья Советов”, Урицкий, Җиңү паркларында, Г.Камал ис. театр янында, Бауман урамында һәм Кремль яр буенда тыңлап булачак.
Фестиваль 16 августта Г.Камал ис. театр каршындагы мәйданчыкта ачыла. Анда 1860 елда оешкан Тын океан флоты оркестры чыгыш ясый.
17 августта 17.30 сәгатьтә “Кол Шәриф” мәчете янындагы мәйданчыкта РФ Милли гвардиясенең хәрби оркестры башкаруында рок-композицияләр белән плац-концерт узачак.
17, 18, 19 августта Казан Кремленең үзәк урамы буйлап 600-дән артык музыкант узачак. Икенче ел рәттән Бауман урамы буйлап оркестрлар узуы планлаштырыла. Фестивальгә керү бушлай. Тулырак программа белән Казан Кремле сайтында һәм мэрия порталында танышып була.
Д.Санникова хәбәр иткәнчә, “Фанфары Казани” фестивале Казанның туристик компанияләре программаларына кертелгән. “Фестиваль туристларның шәһәребездә тору көннәрен озынайта дияргә мөмкин, - диде Туризм үсешенә булышлык итү комитеты директоры. – Самара, Чебоксар, Уфа, Йошкар-Ола, Пенза шәһәрләреннән туристларның Казанга махсус әлеге чарада булу өчен килүләренә бик шатмын”.
Искәртергә кирәк, “Фанфары Казани” фестивале Татарстан башкаласында 2012 елдан уздырыла.