Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.04.2026, 16:27

Игелекле гамәл: «Нәфис» фонды Дагыстанга яңгырлардан һәм су басулардан зыян күрүчеләр өчен 18,6 тонна көнкүреш химиясе җибәргән

Ярдәм буларак кер юу порошоклары, шампуньнар, сабын һәм савыт-саба юу чаралары юлланган

«Нәфис» хәйрия фонды фотосы

«Нәфис» хәйрия фонды көчле яңгырлар һәм су басулар нәтиҗәсендә зыян күргән Дагыстан Республикасы халкына ярдәм чаралары юллады. Төбәккә 18,6 тонна көнкүреш химиясе җибәргәннәр.

Дагыстанга төрле төрдәге юу чаралары: 9,2 тонна кер юу порошогы, 2,2 тонна савыт-саба юу чарасы, 3,8 тонна сабын һәм 3,4 тонна шампунь юлланган. Продукция шәхси гигиена, су басу күренешләреннән соң биналарны җыештыру һәм санитар эшкәртү өчен билгеләнгән, дип хәбәр итә хәйрия фонды матбугат хезмәте.

Гуманитар чара Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, «Нәфис» фондын гамәлгә куючы Ирек Богуславский тәкъдиме белән оештырылган. Ярдәм Махачкалада «Якты киләчәккә өмет белән» һәм «Ихлас йөрәк» җирле хәйрия фондлары аша зыян күрүчеләргә бүлеп биреләчәк.

«Без табигый бәла-казадан зыян күргән кешеләргә ярдәм итәргә телибез. Якыннарын югалткан кешеләрне ихластан кайгыртып, аларга сабырлык телибез һәм уртак тырышлык белән әлеге афәт нәтиҗәләрен җиңеп чыгуга ышанабыз», – диде Ирек Богуславский.

Исегезгә төшерәбез, март ахырында – апрель башында Төньяк Кавказда көчле яңгырлар яуды. Дагыстанда һәм Чечняда энергия белән тәэмин итү эшендә өзеклекләр, су басу, таш ишелү, тау токымнарының юылып төшү күренешләре теркәлгән. Кайбер территорияләрдә федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Соңгы мәгълүматлар буенча, 6 кеше һәлак булган, 6,2 меңнән артыгы зыян күргән.

Барлык яңалыклар