В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярдәм буларак кер юу порошоклары, шампуньнар, сабын һәм савыт-саба юу чаралары юлланган
«Нәфис» хәйрия фонды фотосы
Дагыстанга төрле төрдәге юу чаралары: 9,2 тонна кер юу порошогы, 2,2 тонна савыт-саба юу чарасы, 3,8 тонна сабын һәм 3,4 тонна шампунь юлланган. Продукция шәхси гигиена, су басу күренешләреннән соң биналарны җыештыру һәм санитар эшкәртү өчен билгеләнгән, дип хәбәр итә хәйрия фонды матбугат хезмәте.
Гуманитар чара Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, «Нәфис» фондын гамәлгә куючы Ирек Богуславский тәкъдиме белән оештырылган. Ярдәм Махачкалада «Якты киләчәккә өмет белән» һәм «Ихлас йөрәк» җирле хәйрия фондлары аша зыян күрүчеләргә бүлеп биреләчәк.
«Без табигый бәла-казадан зыян күргән кешеләргә ярдәм итәргә телибез. Якыннарын югалткан кешеләрне ихластан кайгыртып, аларга сабырлык телибез һәм уртак тырышлык белән әлеге афәт нәтиҗәләрен җиңеп чыгуга ышанабыз», – диде Ирек Богуславский.
Исегезгә төшерәбез, март ахырында – апрель башында Төньяк Кавказда көчле яңгырлар яуды. Дагыстанда һәм Чечняда энергия белән тәэмин итү эшендә өзеклекләр, су басу, таш ишелү, тау токымнарының юылып төшү күренешләре теркәлгән. Кайбер территорияләрдә федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Соңгы мәгълүматлар буенча, 6 кеше һәлак булган, 6,2 меңнән артыгы зыян күргән.