В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада – күргәзмәләр, остаханәләр һәм иҗади очрашулар
Денис Гордийко фотосы
Бүген, 18 апрельдә, Татарстан Милли китапханәсе Россия күләмендә ел саен уздырыла торган «Китапханә төне» чарасына кушыла. Чара кунаклары өчен бай программа әзерләнә: башкала халкына күргәзмәләр, китап тамашалары, аудиокитаплар яздыру остаханәсе, актер һәм телевидение алып баручысы Андрей Ургант белән иҗади очрашу һәм башкалар тәкъдим ителә.
Бүген 9:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр «Татарстан – Россия халкының берләшү үзәге» (классик залда), «Без – юлдашлар: Россия халыклары китаплары» (универсаль залда), «Бердәмлек дулкынында. Россия халыклары биюләре» (классик залда) дип аталган китап күргәзмәләре эшләячәк.
16:00 сәгатьтә киңәшмәләр залында телевидение алып баручысы, популяр театр һәм кино актеры Андрей Ургант белән сорау-җавап форматында иҗади очрашу башлана. Теләге булган һәр кеше артистка үзен кызыксындырган сорауларны бирә ала. Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк.
Шул ук вакытта казанлыларны музыка залында «Дөрес язу серләре клубы»нда көтәләр. Чара кунаклары рус теле укытучысы һәм аудиокитаплар яздыручы Екатерина Пермякова белән бергә «Тоталь диктант – 2026» да очрарга мөмкин булган авыр очраклар хакында фикер алышып, тыныш билгеләрен кую кагыйдәләрен искә төшерәчәк. Очрашуда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.
17:00 сәгатьтә чит ил студентлары белән сорау-җавап форматында очрашу уздырыла. Китапханәгә килүчеләр төрле телләрдә аралаша торган төрле милләт вәкилләре белән сөйләшә алачак. Әлеге чараны Казан илкүләм тикшеренү технология университеты-Казан авиация институты белән бергә Чит ил студентлары клубы оештыра.
17:00 сәгатьтә киңәшмәләр залында «Автор ни әйтергә теләгән?» дип аталган китап тамашасы оештырыла. Россия мәзәкчеләре Евгений Шишкин, Дарья Смыкова һәм Сильвер Асмаев стендап-комедия жанры аша тамашачыларга Александр Пушкинның «Руслан һәм Людмила» поэмасы геройларын тәкъдир итәчәк.
Шәһәр халкын 18:00 сәгатьтә «Китапларны тавыш ярдәмендә яздыру буенча беренче адымнар» дип аталган китапларны аудио төренә әйләндерү остаханәсенә чакыралар. Очрашуда теләгән һәр кеше кычкырып уку күнекмәләрен ныгыта ала. Чыгыш ясаучы Екатерина Пермякова өй студиясендә китапларны яздыру серләре белән уртаклашачак. Остаханәдә катнашу өчен сылтама буенча язылырга кирәк.
19:30 сәгатьтә «Атнага бер пластинка» проекты кысаларында кунаклар журналист, музыкант, драматург һәм тикшеренүче Рәдиф Кашапов белән казах джаз-рок, уйгыр, фанк, татар балеарик жанрларындагы совет көйләрен тыңлаячак. Музыка белән илһамланырга теләүчеләрнең чарага теркәлүе шарт булып тора.
Чараларның тулы программасы белән сылтама аша танышырга була, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Милли китапханә матбугат хезмәте.
«Китапханә төне» чарасы илебездә инде 15 нче тапкыр оештырыла. Бу елгы чара «Россиянең көче – халыклар бердәмлегендә» шигаре белән уздырыла.