Моннан тыш, медицина хезмәте күрсәтүенә 120 кеше җәлеп ителгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче август, Ксения Швецова). WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының барлык катнашучылары һәм кунаклары вакытлы, сыйфатлы медицина ярдәменә исәп тота алалар. Ашыгыч ярдәм бригадалары кунакларның яшәү һәм җыелу урыннарында, шулай ук төп объектларда тәүлек әйләнәсе кизү торалар: «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә – 8 медицина пункты, «Казан Арена» стадионында 10 медпункт оештырылган.
Чемпионатның барлык объектлары да медицина ярдәме күрсәтү лицензиясенә ия. Объектларны медицина белән тәэмин итүгә ашыгыч ярдәм бригадаларын исәпкә алмыйча, 120 кеше җәлеп ителде, дип хәбәр итте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы пресс-конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов. Медицина хезмәткәрләренең барысы да диярлек Универсиада, футбол буенча дөнья чемпионаты һәм башка масштаблы чараларда эшләгән иде.
«Һәр медицина хезмәткәре белән белгечләр йогышлы авыруларны дәвалау, кичектергесез ярдәм күрсәтү, җитештерү травматизмы вакытында ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча укулар үткәрделәр», - дип билгеләде И.Фатыйхов. Күргәзмә үзәге бинасы аерым блокларга бүленгән, аларның һәркайсында аерым медпункт урнашкан. Үзәк территориясендә барлыгы 8 медпункт булдырылган һәм өстәмә рәвештә 8 ашыгыч ярдәм бригадасы кизүе оештырылган.
«Һәлакәт булган очракта табиблар нинди ишек аша чыгасын, зыян күрүчене комплекстан ничек тизрәк чыгарасын билгеләгән алдан расланган маршрутлар бар, - дип сөйләде И.Фатыйхов. – Транспортлау якындагы медицина учреждениесенә - Республика клиник хастаханәсенә башкарылачак, анда бригада 10 минут эчендә барып җитә алачак».
Төрле компетенцияләр буенча ярышлар уздырылачак барлык мәйданчыклар да беренче ярдәм күрсәтү өчен аптечкалар белән җиһазландырылган. Чемпионатта катнашучылар имгәнү куркынычы булган компетенцияләрдә көч сынашачак мәйданчыкларны өстәмә медицина җиһазлары – пешү очраклары өчен тупланмалар һәм шырпыларны чыгару өчен махсус җайланмалар белән тәэмин итәчәкләр.
Һәр компетенциядә 72 медицина волонтеры - медицина уку йортлары студентлары эше планлаштырылган. Чемпионатта медицина белән тәэмин итү юнәлеше буенча барлыгы 183 волонтер һәм Казан медицина университетыннан өстәмә 50 волонтер катнаша. Аларның 11-е - чит ил студентлары.
Оештыручылар чемпионатның ачылу һәм ябылу тантаналарында катнашучыларны һәм кунакларны медицина ярдәме белән тәэмин итү мәсьәләләренә шулай ук җентекле якын килделәр. «Казан Арена» стадионында 10 медпункт җәелдерелгән, 11 ашыгыч ярдәм бригадасы һәм 15 мобиль медицина бригадасы кизүе оештырылган. «Казан Экспо» күргәзмә үзәге кебек үк, стадион аерым зоналарга бүленгән, аларның һәркайсына медицина хезмәткәрләре бригадасы беркетелгән. «Һәр бригада үз территориясенең периметрын алып бара һәм, кирәк булган очракта, кыска вакыт эчендә ярдәм күрсәтә яки зыян күрүчеләрне стационарга чыгара алачак», - дип өстәде спикер.
Аккредитацияләнгән затларга ярдәм күрсәтү өчен 1-нче августтан башлап WorldSkills авылында медицина үзәгенең тәүлек буе эшли торган эше оештырылган, анда 21-нче номерлы сырхауханәнең табиблары һәм шәфкать туташлары эшли, шулай ук ашыгыч ярдәм бригадасы кизү тора.
«Медицина ярдәме белән тәэмин итүдә барлык эре медицина учреждениеләре диярлек эшли, - дип аңлатты И.Фатыйхов. - Стационар медицина ярдәме күрсәтү өчен Республика клиник хастаханәсе, 7-нче номерлы хастаханә, Балалар республика клиник хастаханәсе билгеләнде. Кирәк булганда ярдәм Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә, Йогышлы авырулар хастаханәсендә, офтальмология һәм стоматология хастаханәләрендә күрсәтеләчәк».
Башка шәһәр һәм илләрдән килгән кунакларга һәм делегацияләргә яшәү өчен Казанда 45 урнашу урыны әзерләнгән. Аларда шулай ук тәүлек әйләнәсе ашыгыч ярдәм бригадалары кизү тора.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршында барлык медицина оешмаларының эшен контрольдә тота торган оператив штаб оештырылды.
Бүгенге көндә WorldSkills Kazan 2019га җәлеп ителгән затлардан төрле авырулар һәм имгәнүләр – тартылышлар, бәрелүләр, кан басымы югары булу һәм башка сәбәпләр аркасында медицина ярдәме сорап 600 мөрәҗәгать теркәлгән.
«Травматик ситуацияләрне булдырмый калу мөмкин түгел. Чемпионат фрезер станокларыннан алып ипи пешерүгә кадәр булган барлык җитештерү предприятиеләренең мини-цехлары җыелмасыннан гыйбарәт, - дип билгеләде ТР сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча баш штаттан тыш белгече һәм ярышларның баш табибы Дмитрий Лопушов. - Шулай да ярышларда катнашучы конкурсантлар - аерым осталык күрсәтүчеләр, шул исәптән куркынычсызлык техникасын үтәүдә дә. Алдагы еллар мисалларында күргәнебезчә, авыр җәрәхәтләнү очраклары теркәлми. Нигездә, бу киселүләр, шырпы кадалу очраклары».
Исегезгә төшерәбез, 22-27-нче августта Казанда узачак WorldSkills стандартларының һөнәри осталык буенча 45-нче дөнья чемпионатында 63 илдән 1360 конкурсант катнашачак. Аларның ярышларын 56 компетенциядә 1294 эксперт бәяләячәк.