Казанда дүрт шәһәр яны лагерена капиталь ремонт төгәлләнеп килә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май). Казанда быел республика программасы буенча дүрт лагерьга капиталь ремонт төгәлләнәчәк: «Заречье», «Восток», «Юнитур» һәм «Яшьләр». Бу максатларга республика бюджетыннан 700 млн сум акча бүлеп бирелде. Бу балалар ялын яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләде бүген Казан Мэры Илсур Метшин коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору штабында.
«Шәһәр читендәге муниципаль лагерьлар челтәрен саклап калу өчен без зур тырышлык куйдык, ә хәзер, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, без аларны тәртипкә китерә алабыз, - диде И.Метшин. - Элек без ремонт ясый ала идек, әмма бу без бүген ремонтланган лагерьларда күргәннәребез белән чагыштырганда валчык бөртеге кадәр генә иде. Балаларыбыз өчен уңайлылык һәм ял итү дәрәҗәсе бөтенләй башка дәрәҗәгә күтәрелде».
«Яшьләр» лагере укучыларны быел җәй көне кабул итәргә әзер инде, дип хәбәр итте Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов. Шулай ук «Җәй - балаларга» лагерьларны капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү буенча республика программасын гамәлгә ашыруның беренче этабына кергән башка лагерьларда да эшләр финиш сызыгына чыкты.
200 балага исәпләнгән «Восток» лагеренда масштаблы реконструкция үткәрелде. Лагерь заманча таләпләргә туры китереп, яңартып төзелде. 7 корпус, лагерь башлыгы йорты, медпункт, клуб һәм ашханә төзелде. Төзекләндерү кысаларында урам сәхнәсе, шулай ук фотозоналы «линейка» төзеләчәк, кече архитектура формалары урнаштырылачак. Балалар өчен трибуналы футбол кыры, волейбол-баскетбол мәйданчыгы һәм воркаут зонасы булдырылачак.
«Юнитур» туристлык лагеренда да планлаштырылган эшләрнең төп өлеше башкарылган: 11 яңа йорт, душ, бәдрәф, медпункт төзелгән, ашханә төзелеше дәвам итә. Якын арада бау паркын һәм спорт мәйданчыкларын урнаштыру планлаштырыла.
2020 елга тагын дүрт муниципаль лагерьны капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләүне проектлауга акчалар бүлеп бирелгән: «Яшь гвардия», «Огонек», «Татарстан пионериясе» һәм «Нармонка». Моннан тыш, юлларны ремонтлау программасы ярдәмендә быел 44,8 млн сумга «Бригантина», «Юнитур», «Нармонка» лагерьларына керү юллары ремонтланачак. Узган ел сигез лагерьга керү юллары яңартылды.