Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.06.2019, 11:15

Кирилл Разлогов казанлыларга Бөтенроссия дәүләт кинематография институтының юбилей кинопрограммасын тәкъдим итәчәк

Тамашачылар ике уникаль программаны күрә алачак, аларга заманча һәм яхшы таныш булган күп кенә фильмнар кергән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июнь). Июль аеның беренче атнасында Казанда С.А.Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институтының 100 еллыгына багышланган күргәзмәләр узачак. Тамашачылар ике уникаль программаны күрә алачак, аларга заманча һәм яхшы таныш булган күп кенә фильмнар кергән.

Россия дәүләт кинематография институтының кино күрсәтү методикаларын эшләү һәм апробацияләү бүлеге җитәкчесе, Россия кино белгече, тәнкыйтьче, Мәскәү халыкара кинофестиваленең программа директоры Кирилл Разлогов һәм Россия дәүләт кинематография институтының кино мәдәнияте методикаларын эшләү һәм апробацияләү бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, Яңа культурологлар институты директоры, ЮНЕСКО консультанты Нина Кочеляева махсус кунаклар булачак.

2-нче июль көнне 18.00 сәгатьтә кинокуелышлар язучы Шәриф Камалның мемориаль фатирында урнашкан Татар китабы йортында узачак. Тамашачыларга өч картинадан торган аклы-каралы кинолар тәкъдим итәчәк: «В горах мое сердце» (режиссер Р.Хамдамов), «Пугало» (режиссер А.Котт) һәм «Питер. Чернуха» (режиссер Д.Волков). Моннан тыш, Кирилл Разлогов һәм Нина Кочеляева белән кино турында әңгәмә булачак.

4-нче июльдә 21.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда К.Разлогов һәм Н.Кочеляева тагын бер уникаль программа тәкъдим итәчәкләр, ул дүрт фильмнан торачак: «Аптекарша» (режиссер С.Говорухин), «Сон в летнее утро» (режиссер Ф.Бондарчук), «Контрабас» (режиссер А.Меликян) һәм «Тяжелая работа старых мойр» (режиссер П.Буслов).

Әлеге программаны Татарстанның башка шәһәрләрендә дә күрергә мөмкин булыр дип көтелә, дип хәбәр итә «Время кино» дирекциясе матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар