KZN.RU порталы ял көннәренә традицион афиша әзерләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче август). Бу атнада Казан тулысынча бәйрәм һәм кунакчыллык атмосферасына чумды, аны һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты алып килде. Бу уикендка шәһәр халкы һәм кунаклары өчен төрле чаралар әзерләнгән. Ял көннәрендә «Тәмле Казан» гастрономия фестивалендә яңа ризыкларны татып карарга, WorldSkills ярышларында иң яхшы эшче һөнәр вәкилләрен күзәтергә һәм парк һәм скверларда мәдәни программага кушылырга тәкъдим ителә.
WorldSkills Kazan 2019
24-нче һәм 25-нче август 10.00 сәгатьтән
«Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ярышлары уза. Теләге булган һәркем үз эшенең осталары ярышын карый алачак. Бушлай чакыру билетын алу өчен worldskills2019.com рәсми сайтында теркәлү узарга яисә «Казан Экспо» күргәзмә комплексында билет алырга кирәк. 12 яшькә кадәрге балаларга чемпионат мәйданчыкларына өлкәннәр белән бергә генә барырга мөмкин.
WorldSkills объектларына кадәр Казан халкы һәм кунаклары махсус автобусларда барып җитә алачак.
«Тәмле Казан» гастрономия фестивале
24-нче һәм 25-нче август көннәрендә 12.00 сәгатьтән
«Тәмле Казан» гастрономия фестивалендә Россиянең төрле шәһәрләреннән 70-тән артык ресторан һәм кафе катнашачак, алар «Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта уникаль сыйлар тәкъдим итәчәк.
Быел алтынчы тапкыр узачак «Тәмле Казан» фестивале тематик зоналарга бүленәчәк. Аларның һәркайсында төрле ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар, дегустация, конкурслар һәм иҗат коллективларының чыгышлары булачак.
«Казан» тортын тәкъдир итү чараның төп үзенчәлеге булачак – кунаклар гадәти булмаган десерт сатып ала алачак.
Традиция буенча, фестиваль кунаклары иң тәмле ресторанны сайлаячак, ә шеф-пешекчеләр арасындагы бәйге шәһәрнең иң оста һәм талантлы пешекчесен ачыклаячак.
Исегезгә төшерәбез, фестиваль узган көннәрдә Казанда Сибгат Хәким урамы буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
WorldSkills Kazan 2019 паркларда һәм скверларда
24-нче һәм 25-нче август көннәрендә 12.00 сәгатьтән
Ял көннәре дәвамында Горки-Әмәт урманында «Казан Экспо» Халыкара үзәгеннән турыдан-туры трансляцияләр һәм туры эфирлар, алып баручыдан интерактивлар һәм конкурслар, шулай ук диджей чыгышы булачак. Төрле мәйданчыкларда товарлар һәм сувенирлар белән остаханәләр урнашачак.
Шимбә көнне WorldSkills Kazan 2019 илчеләре һәм эшче һөнәрләр вәкилләре белән лекцияләр һәм ачык очрашулар зонасында шәһәр халкы һәм Казан кунаклары очучы-космонавт Сергей Крикалев белән аралаша, ә балалар мәйданчыгында эшче һөнәрләр остаханәләре белән уйный алачаклар.
Якшәмбе көнне мәйданда бию баттллары һәм күрсәтмә чыгышлар, хип-хоп дуэльләр, паркур һәм граффити булачак, ә кичәне урман кунаклары популяр диджейларның музыкаль сетлары астында үткәрәчәкләр.
Горький исемендәге паркта ике ял көне дәвамында күңел ачу программасы, мастер-класслар, укыту һәм иҗади интерактивлар белән WorldSkills остаханәләре оештырылачак. Шәһәрлеләр өчен шулай ук фуд-маркет эшләячәк, ә 16.00 сәгатьтән алар «Ачык кухня» проекты кысаларында кулинария мастер-классларына кушыла алачаклар. 17.00 сәгатьтән кичке программа башлана. Шимбә көнне ул Африка илләренең мәдәниятенә багышланачак, биредә аш-су осталарыннан кулинар мастер-класслар, барабанчыларның интерактив мастер-класслары, диджей-сет һәм Lina&Africano төркеменең концерты планлаштырылган. Якшәмбе көнне паркның барлык кунаклары көнбатыш поп-мәдәнияте белән кулинария мастер-класслары, Lia&Ben дуэты чыгышы һәм «Сахар»төркеме концерты аша танышачак.
Кабан күленең яр буенда бу көннәрдә «Смена» китап киштәсе һәм лекторийлары урнашачак, Тинчурин исемендәге театр һәм «Угол» иҗат лабораториясе артистлары кунакларга спектакльләр күрсәтәчәк.
Моннан тыш, шимбә көнне биредә экскурсияләр, концертлар, кино күрсәтү, шулай ук воркшоп оештырылачак, анда теләге булган һәркем шелкографияне үзләштерә һәм күргәзмә плакатларының фрагментларын трафаретлап бастыра алачак.
Якшәмбе көнне казанлылар һәм шәһәр кунаклары татар биюләре буенча «Татар биюе» мастер-классына кушыла, театр артистларыннан торган шигъри кичәне, шулай ук Зуля Камалова хедлайнеры булачак концертны тамаша кыла алачак.
Якындагы ял көннәрендә Бауман урамы бию перфоманслары, концертлар һәм мастер-класслар атмосферасына чумачак.
Иҗтимагый киңлекләрдә WorldSkills Kazan 2019 тулы мәдәни программасы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.
Kremlin Confederation of Art фестивале
24-нче һәм 25-нче август 18.00 сәгатьтән
«Казан Кремле» музей-тыюлыгының Пушечный ишегалдында 3-нче Kremlin Confederation of Art фестивале уза. Шимбә көнне программа классик музыкага, ә якшәмбе – хәзерге заман яшьләр коллективлары иҗатына багышлана.
Кремль яр буенда уикенд
24-нче август 8.00 сәгатьтән һәм 25-нче август 12.00 сәгатьтән
Шимбә көне Кремль яр буенда 8.00 сәгатьтә пирста үткәреләчәк йога белән башланачак. 11.00 сәгатьтән воркаут-мәйданчыкта кроссфит буенча күнегүләр узачак. Кичә гадәттәгечә биюләргә багышланачак. 18.00 сәгатьтә воркаут-зона янындагы мәйданчыкта West Coast Swing хәрәкәтләрен өйрәнәчәкләр, ә 20.00 сәгатьтә казанлылар сальса һәм бачата бииячәк.
Якшәмбе көнне 12.00 сәгатьтә сәнгать аллеясында шәһәр халкын ачык һавадагы «Рәсем яса, Казан» түләүсез рәсем дәресләренә кушылырга чакыралар. 18.00 сәгатьтә воркаут-зона янындагы мәйданда хастл биюләре башланачак. 19.00 сәгатьтән сәнгать аллеясында линди-хоп бииячәкләр, ә 20.00 сәгатьтән воркаут-мәйданчык янында шәһәр халкы танго нигезләрен үзләштерә алачак. Моннан тыш, 20.00 сәгатькә казанлыларны һәм шәһәр кунакларын үзәк аллеяга су фонарьлары кичәсенә чакыралар.