Татарстан башкаласыннан тыш лидерлар өчлегендә – Мәскәү һәм Санкт-Петербург.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июнь). Казан FIFA-2018 футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Россия туристлары арасында иң популяр өч шәһәр арасына керде. Татарстан башкаласыннан алда Мәскәү һәм Санкт-Петербург урнашкан.
Рейтинг Tvil.ru туристик сервисы тарафыннан 14 июньнән 15 июльгә кадәрге арада фатирлар броньлауны анализлау нәтиҗәләре буенча төзелгән. Сервис мәгълүматлары буенча, Казанда июнь-июль айларында шәхси секторда торак броньлау туристларга тәүлегенә 3,5 мең сумнан азракка төшкән, Петербургта – 4 мең сумнан азрак, Мәскәүдә – 4,5 мең сумнан азрак.
Россиянең өч башкаласыннан тыш, беренче бишлеккә Сочи һәм Екатеринбург кергән.
Искәртергә кирәк, футбол буенча дөнья чемпионаты 14 июньнән 15 июльгә кадәр Россиянең 11 шәһәрендә узачак. Казан ДЧ-2018 төркем этабы матчларын Франция - Австралия (16 июнь), Иран - Испания (20 июнь), Польша - Колумбия (24 июнь), Көньяк Корея - Алмания (27 июнь) кабул итәчәк. Татарстан башкаласында шулай ук 1/8 (30 июнь) һәм ярым (6 июль) финалларның берәр уены үтәчәк.