В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласының шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыруны үстерүгә керткән өлеше югары бәяләнде
Фото: Денис Гордийко
Әлеге номинациядә икенче урын – Севастопольнеке, өченче урында – Волгоград өлкәсе. Финалчылар арасында шулай ук Мәскәү һәм Түбән Новгород өлкәсе дә бар.
Моннан тыш, Татарстан үсмерләрне һәм яшьләрне тормышта үз юлларын эзләүгә җәлеп итүгә һәм стимуллаштыруга өлеш керткәне өчен «Илһам» номинациясендә – беренче урынны, «Югары мәктәп» номинациясендә өченче урынны алды, шулай ук «Транспорт» һәм «Муниципаль идарә» номинацияләрендә финалист булды.
Быел премиянең оештыру комитеты вәкилләре илнең 56 төбәгеннән 37 номинация буенча 300 дән артык проектны карап тикшергән, дип хәбәр ителә Россия Төзелеш министрлыгы сайтында. Иң күп гаризалар «Муниципаль идарә», «Шәһәр мохите», «Геомәгълүмати технологияләр», «Транспорт», «Сәламәтлек саклау», «Кире элемтә» номинацияләре буенча тапшырылган.
Проектларны бәяләгәндә, иң беренче чиратта, шәһәрләрдә илебезнең цифрлы казанышларын гамәлгә кертү һәм шәһәр хуҗалыгын цифрлы трансформацияләгәндә технологик суверенитетка ирешү дәрәҗәсе исәпкә алынган.
РФ Төзелеш министрлыгының «Акыллы шәһәр» проекты «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты һәм «Цифрлы икътисад» илкүләм программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.