Шәһәр халкы үз йортлары тәрәзәләрендә Бөек Ватан сугышы елларында фронтка киткән якташларыбыз истәлегенә шәмнәр кабызачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь). 21-нче июньнән 22-нче июньгә каршы төндә Казан халкы «Хәтер шәме» бөтенроссия акциясенә кушылачак һәм Бөек Ватан сугышы елларында фронтка киткән һәм әйләнеп кайтмаган якташларыбыз истәлегенә үз йортлары тәрәзәләрендә шәмнәр кабызачак.
22-нче июнь көнне 10.00 сәгатьтә Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы башлануның 76 еллыгына багышланган истәлекле чара узачак. Анда ТР һәм Казан министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, патриотик хәрәкәт активистлары, студентлар, мәктәп укучылары һәм училище курсантлары, Казан гарнизоны хәрбиләре, шулай ук шәһәр халкы катнашачак, дип хәбәр иттеләр Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында.