Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.01.2024, 10:30

Илсур Метшин: «Суыкларны тыныч каршылар өчен, алга таба да котельныйларны модернизацияләүне дәвам итәчәкбез»

Киләсе җылыту сезонына Толстой урамында балалар бакчасы һәм күпфатирлы йортларны җылылык белән тәэмин итәчәк яңа блоклы-модульле котельныйны эшләтеп җибәрәчәкләр

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче гыйнвар, Диләрә Гафурова). Киләсе җылыту сезонына Толстой урамында яңа блоклы-модульле котельныйны эшләтеп җибәрәчәкләр. Объект «ВКНИИВОЛТ» завод комплексының идарә тармагына караган иске котельныена алмаш буларак төзелгән. «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенең яңа котельные балалар бакчасы, дүрт күпфатирлы йорт һәм өч административ бинаны җылылык белән тәэмин итәчәк. Ә биредә урнаштырылган заманча энергоэффектив җиһазлар газ һәм электр куллануны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Объектның кулланылышка кертелү әзерлеген шәһәр Мэры Илсур Метшин тикшерде. Яңа котельныйның җылыту көче 4 МВт (2МВт куәтле ике казан) яки сәгатенә 3,5 Гкал тәшкил итә. Объект автоматлаштырылган – бу ул мөстәкыйль рәвештә эшли алачак дигән сүз, хезмәт күрсәтүче эшчеләрнең һәрдаим биредә булып тору зарурияте булмаячак, дип хәбәр итте «Казэнерго» АҖ баш инженеры Юрий Никоноров.

«Төп җиһазларның барысы да диярлек, сыйфат һәм ышанычлылыкка зыянсыз, Россиядә яки дустанә дәүләтләрдә җитештерелгән. Белоруслар һәм үзебезнең илдә җитештерелгән, Казан җитештерүчеләре техникасы, Санкт-Петербург казаннары, Воронеждан җиһазлар бар», – дип ассызыклады ул.

Блоклы-модульле конструкцияне монтажлау Курск урамындагы җитештерү заводы базасында башкарылган, аннан соң аны өчәр метрлы өлешләргә аерганнар һәм Толстой урамындагы мәйданга китереп, бөтен корылманы җыйганнар. Аңа хәтле җылылык комплексы астындагы территорияне иске коммуникацияләрдән, аерым алганда, электр чыбыкларыннан арындырганнар. Шуннан соң эшчеләр фундамент салуга керешкән.

Бүгенге көндә «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте барлык шәһәр җылылык энергиясененең чиреген тәэмин итә. Оешма, 2032 күпфатирлы йортны, 488 социаль объектны һәм 1246 башка биналарны кертеп, 3,7 меңнән артык кулланучыга хезмәт күрсәтә. Җылылык үткәрүдә 27 үзәк пункт катнаша.

«Без шәһәрдә яшәүчеләрне җылылык белән тәэмин итү мәсьәләсенә системалы рәвештә игътибар итәбез. Котельный элек проблема булган җирдә – Казан үзәгендә урнашкан. Безнең проектка булышканы өчен республика хакимиятенә рәхмәт. Теләсә нинди суыкларны тыныч кына каршылау өчен, без котельныйларны модернизацияләүне дәвам итәрбез», - дип билгеләп үтте Казан Мэры.

Хәзерге җылыту сезонында өзлексез эшләүне тәэмин итү өчен, Казенерго 41 километрдан артык җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен яңартты, өч котельныйны модернизацияләде һәм ике блоклы-модульле комплекс төзеде – аларның берсе Толстой урамында. Соңгы елларда «Казэнерго» АҖ барысы 26 котельный модернизацияләде. Илсур Метшин бу эшнең дәвам ителәчәген билгеләп үтте.

Фоторепортаж
Киләсе җылыту сезонына Толстой урамында яңа блоклы-модульле котельный эшли башлаячак
Видеорепортаж
12.01.2024 10:21
Илсур Метшин Толстой урамындагы блоклы-модульле котельныйда булып кайтты
Барлык яңалыклар