Август ахырында Казанда 220 урынга исәпләнгән 187-нче «Киләчәк» балалар бакчасы барлыкка киләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июль, Ксения Швецова). Август ахырында Казанның Совет районында төзелә торган «Мой ритм» торак комплексы территориясендә, Петр Полушкин һәм Җиңү проспекты арасында, 220 урынга исәпләнгән 187-нче «Киләчәк» балалар бакчасы барлыкка киләчәк. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 12 төркем оештырылачак, шул исәптән алты ясле төркеме. Балалар бакчасы төзелеше барышы белән Казан Мэры Илсур Метшин танышып кайтты.
«Безне демографик үсеш шатландыра, Казанда ул соңгы дистә елда даими рәвештә арта бар. Әмма бу параллель рәвештә безгә билгеле бер җаваплылык өсти, - диде Мэр. - Ел саен ун балалар бакчасын проектлыйбыз һәм төзибез, бу ел да искәрмә булмады. Шул ук вакытта без балалар бакчаларын халык күпләп яшәгән, төзелә торган микрорайоннарда төзергә тырышабыз».
«Демография» милли проекты буенча ике катлы балалар бакчасы гыйнвар ахырында төзелә башлады. Бүгенге көндә 3738,7 кв.м мәйданлы бинаны торгызу эшләре 90%-ка тәмамланган, дип сөйләде Мэрга «Нэо Строй» ҖЧҖ подряд оешмасы генераль директоры Ирек Гафуров. «Хәзер объектта 108 кеше эшли. Без 10-нчы июльдә төзелеш-монтаж эшләрен тәмамларга планлаштырабыз. Шуннан соң җиһазлар һәм мебельләр алып кайтачакбыз. Якынча 15-нче августта төзелеш турында нәтиҗә алырбыз дип өметләнәбез», - диде ул.
Мэрга балалар бакчасы мөдире Гөлназ Йосыпова сөйләгәнчә, ата-аналар сабыйларын яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә инде яздыра башлаган, булачак балалар төркемнәре формалаша. Әти-әниләр бигрәк тә кече яшьтәге төркемнәргә кызыксыну белдерә, дип билгеләде ул.
«Без дә яшь әниләрдән аларга эшкә иртәрәк чыгу мөмкинлеге бирү турында күп мөрәҗәгатьләр алдык, - дип шәрехләде И.Метшин. - Монда алты ясле төркем төзү планлаштырыла, шуңа күрә микрорайонда яшәүчеләрнең балаларны иртәрәк балалар бакчасына бирү һәм актив эшкә кайту мөмкинлеге булачак».
Мэр булачак балалар бакчасы бинасын карады, ул ике блоктан - «А» һәм «Б» корпусларыннан тора. Беренче катта ясле һәм йокы бүлмәләрен урнаштыру планлаштырыла. Һәр төркемнең үз чишенү бүлмәсе, буфет һәм бәдрәф бүлмәләре булачак. Шулай ук беренче катта азык-төлек блогы урнашачак, ул 15 бинадан, медицина кабинетыннан, процедура кабинетыннан, психолог кабинетыннан, логопед кабинетыннан һәм кер юу бүлмәсеннән тора.
Икенче катта төркемле һәм йокы бүлмәләре, методик кабинет, физкультура, музыка дәресләре өчен зал, мөдир кабинеты һәм башка бүлмәләр урнашачак.
«Без «Бәләкәч» программасы буенча беренче балалар бакчалары төзи башлагач, шундый матур фасад һәм интерьеры булган һәр учреждение безнең өчен хыял булды. Ә бүген бу безнең гадәти дәрәҗәбез, шәһәр балалар бакчалары өчен куелган югары стандарт», - диде И.Метшин.
«Киләчәк» балалар бакчасы барлык кирәкле җайланмалар белән җиһазландырылачак, шул исәптән - иҗат белән шөгыльләнү өчен, дип өстәде шәһәр башлыгы. «Балаларның яхшы шартларда үсүе һәм бөтен юнәлешләр буенча үсеш алуы мөһим. Моның өчен бөтен кирәкле шартлар да бар», - диде ул.
Балалар бакчасы төзелә торган торак комплексы 4 микрорайонны үз эченә ала, әлеге территориядә 44 күп фатирлы торак йорт төзү планлаштырыла. Мондый актив төзелә торган микрорайоннар өчен социаль объектлар төзүне алдан ук башларга кирәк, дип билгеләп үтте Мэр.
«Социаль инфраструктура торак комплекслар төзелешен куып җитә алмый, ә параллель төзелә, - диде И.Метшин. - Бу торак комплекста фатирларның 85%-ы сатылган инде. Әмма анда кешеләр яши башланганчы, әлеге 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы тапшырылачак».
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Казанда 3 меңнән артык урынга 3 мәктәп һәм 9 балалар бакчасы төзиячәкләр. Казанда соңгы 12 елда 16820 урынлык 118 яңа балалар бакчасы барлыкка килде.
Күчмә киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов һәм башкалар катнашты.