В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Башкала мэры Казан вертолет заводы каршында 800 укучы белем ала торган җитештерү-укыту үзәгендә булып кайтты
Казанда «Россия вертолетлары» холдингының (Ростех дәүләт корпорациясе) Казан вертолет заводы базасында һөнәри юнәлеш бирү сыйныфлары өчен төп мәйданчыкка әйләнгән заманча җитештерү-укыту үзәге булдырылган. Бүген нәкъ менә биредә 800 гә якын укучы кирәкле эшче һөнәрләрне үзләштерә. Әлеге күрсәткеч шәһәрдә һөнәри белем бирү программаларында катнашучыларның яртысын тәшкил итә. Программа ярдәмендә Казан мәктәпләреннән якынча 1,9 мең укучы төрле һөнәрләр үзләштерә. Үзәкнең мөмкинлекләрен Казан мэры Илсур Метшин бәяләде, аны Казан вертолет заводы генераль директоры Николай Яковлев озата йөрде.
Денис Гордийко фотосы
«Профильле белем бирү – ул совет сәнәгате нигезләнгән тарихи җирлек, һәм һөнәр сайлаганда нәкъ менә ул ныклы нигез булып торган. Бүген без җитештерү-укыту үзәгендә күргәннәрнең барысы да уңай тәэсирләр уята. Биредә белем бирү процессында кулланыла торган иң алдынгы технологияләр тупланган. Әлеге мәйданчык Татарстан һәм Казан өчен генә түгел, аннан читтә урнашкан төбәкләр өчен дә үрнәк үзәкләрнең берсе дип уйлыйм. Бүген кадрлар кытлыгы – химия, нефть химиясе, нефть эшкәртү, машина төзелеше сәнәгате өчен иң җитди мәсьәләләрнең берсе. Һәм Казан вертолет заводында әлеге күренешнең булмавы – ул мондый белем бирү үзәге ярдәмендә системалы эш нәтиҗәсе», - дип билгеләде шәһәр мэры Илсур Метшин.
Үзәк 2024 елда Татарстан партнерлыгы, «Ростех» дәүләт корпорациясе һәм «Россия вертолетлары» холдингы кысаларында төзелгән, дип сөйләделәр Казан вертолет заводында. Проект Россия өчен уникаль алым булып тора. «Ростех» җитештерү-укыту үзәкләренең федераль челтәре башка шәһәрләрне – Уфа һәм Мәскәүне колачласа да, Казан мәйданчыгы башкалардан мәктәп укучылары белән эшләү буенча аерылып тора.
Җитештерү-укыту үзәге – ул 16,7 мең квадрат метрдан артык мәйданны били торган бик зур комплекс. Тулысынча эшкә бирелгәнлек үзәкнең төп үзенчәлеге булып тора. Монда классик аудиторияләрне табу мөмкин түгел: киңлек шундый итеп төзелгән ки, теориягә бары тик 30 процент вакыт бирелә, калганын укучылар чын җайланмалар артында тәҗрибә туплап уздыра. Укыту җитештерү шартларына якынайтып көйләнгән.

Белем бирү процессында 7 нче һәм аннан югарырак сыйныфларда белем алучы укучылар катнаша ала. Программа бер елга исәпләнгән, ул 108 академик сәгать дәвам итә, дәресләрнең барысы да дәрестән тыш вакытта үткәрелә. Узган ел үзәкне 200 укучы тәмамлаган, быел биредә 757 укучы белем ала, апрель аенда укуга тагы шәһәрдәге 10 мәктәп укучылары кушылачак һәм аларның саны 800 гә җитәчәк.
«Укучылар өчен бу киләчәктә сайланачак һөнәр буенча мөһим адым. Алга таба укучыларыбыз белгечлек буенча төп белем алып, укуларын дәвам итә ала – көллиятләргә һәм югары уку йортларына керәләр», - дип сөйләде Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов.
Үзәк структурасына 15 җитештерү участогы, 12 лаборатория һәм 21 уку сыйныфы керә. Чын авиация техникасында эшләү укытуның төп үзенчәлеге булып тора. Үзәктә урнашкан МИ-8 һәм Ансат вертолетлары укучыларга машиналарның корылмаларын һәм алардан файдалану үзенчәлекләрен дәреслектәге рәсемнәр буенча түгел, ә бәлки «үз күзләрең белән күреп» өйрәнү мөмкинлеге бирә.
«Балалар монда киләләр, укыйлар һәм аңлы рәвештә һөнәр сайлыйлар. Без укучылар һәм студентлар белән дә аралаштык: күбесенең әти-әниләренең һөнәрләре машина төзелеше яки вертолет заводы белән бәйле түгел. Һәм нәкъ менә һөнәри юнәлеш бирү, җитештерү тармагын балачактан ук үз күзләрең белән күрү мөмкинлеге һөнәрне аңлы рәвештә сайларга ярдәм итә. Бүген без һөнәри юнәлеш бирүнең инде онытыла барган, әмма нәтиҗәле тәҗрибәләренә кире әйләнеп кайтабыз. Әлегә 192 мәктәпнең 75 е генә мондый эш белән мәшгуль. Казанның 1900 укучысы төрле һөнәрләр белән таныша, шуларның 800 гә якыны әлеге үзәктә белем ала. Бу эшне дәвам итәргә һәм киңәйтергә кирәк. Балалар киләчәктә нәрсә белән шөгыльләнәчәкләрен, кайда һәм нинди шартларда эшләячәкләрен аңларга тиеш», - дип ассызыклады шәһәр мэры.

Бөтенроссия бәйгеләрендә яуланган җиңүләр җитештерү-укыту үзәгенең аерым горурлыгы санала. Хәзерге вакытта үзәк командасы Бөтенроссия «Кибердром» бәйгесенең финалына әзерләнә. Проектта мәктәп укучылары, студентлар һәм предприятиенең яшь белгечләре катнаша, алар дроннар белән идарә итү, программалаштыру күнекмәләрен күрсәтәчәк.
Узган ел КВЗ командасы беренче урынны яулаган. Быел яңа оешкан «Алтын Бас» командасы бәйгедә Татарстан данын яклап чыгыш ясаячак. Команда 10 кешедән тора, шуларның дүртесе 179 нчы гимназия укучылары.
«Мин бик тырышып шөгыльләндем: дәрестән соң көн саен диярлек дроннарны очырту күнегүләре ясадык һәм шулай итеп мине командага алдылар. Үзәктә уку – ул яңа белем үзләштерү яки технологияләр белән генә эшләү түгел. Бу бөтенләй башка дөнья белән танышу. Өстәвенә, бәйгедә җиңү Казан авиация институтына керү өчен өстәмә 10 балл бирәчәк, шуңа күрә мин киләчәктә дә пилотсыз очу аппаратлары өлкәсендә камилләшергә җыенам», - дип сөйләде 179 нчы гимназиянең унынчы сыйныф укучысы Вероника Утпеева.
Яшьләр белән эшләү – үзәкнең өстенлекле эш юнәлеше. Бүген проектка Казанның һәм республиканың 40 тан артык мәктәбе кушылган. Проект экскурсияләр белән генә чикләнми, аның ярдәмендә хезмәт базарында кирәкле 38 сәнәгать һөнәре: токарь, фрезерлаучы, механик җыю эшләре слесаре, программа белән идарә ителә торган станоклар операторы һәм көйләүчесе, җыючы- клепкалаучы, очу аппаратларының электр җайланмаларын көйләүче һәм башкалар буенча тулы белем бирелә.
1 сентябрьдән укучылар үзләренә кирәкле юнәлешне сайлый. Шуннан соң төркемнәр оештырыла һәм мәктәпләр белән бергә график төзелә: укучылар үзәккә атнага бер тапкыр килеп, биредә дүртәр сәгать укыйлар.
«Теориядән башлыйбыз – ул якынча программаның 30 процентын алып тора, ә вакытның 70 проценты гамәли дәресләргә юнәлдерелгән. Уку-укыту участокларыбызда балалар чын биремнәрне үтәп, үз куллары белән эшлиләр. Уку елы ахырына алар квалификацияле сынаулар тапшыра, имтихан комиссиясе әгъзалары каршында эш башкара һәм эшче һөнәр буенча эшкә урнаша алу хокукы бирә торган таныклык ала, - дип аңлата Казан вертолет заводының («Россия вертолетлары» холдингы, Ростех дәүләт корпорациясенә керә) җитештерү-укыту үзәге җитәкчесе Марина Финохина. – Безнең үзәкнең төп үзенчәлеге – ул күпсанлы гамәли дәресләр. Укучылар турыдан-туры тулы зурлыктагы эш аппаратларында шөгыльләнәләр».

Җайланмаларның барысы да чынбарлыкка туры килә: верстаклар, кыстыра, кисә һәм үлчи торган эш кораллары, станоклар. Башта балалар металл белән таныша, иң гади эшләрне башкара: аны кисәләр, игәү белән очлы кырыйларын игәүләп төшерәләр, материалларны аерырга өйрәнәләр. Әкренләп укучылар катлаулырак җиһазлар белән таныша: токарь һәм фрезер станокларында эшләргә өйрәнә, эретеп ябыштыру аппаратын, клепканы күрә, вертолет һәм самолет җитештерү нигезләрен өйрәнә.
Һөнәрдән тыш, укучылар заманча инженерлык компетенцияләрен: сызым сызу, конструкцияләү һәм 3D-модельләштерү нигезләрен үзләштерә. Мондый алым яшүсмерләргә һөнәр сайлау белән бергә, бүгенге көн инженерының яки эшчесенең хезмәте нәрсәдән гыйбарәт икәнен аңлап, аңлы рәвештә әлеге тармакка килергә ярдәм итә.
«Без балаларга моның әле башлангыч булуын гына күрсәтәбез: эшче һөнәрне үзләштергәннән соң, алар көллияткә бара, техник яки технолог була ала, соңрак – югары уку йортын тәмамлап, аларның инженер яки конструктор булу мөмкинлеге бар. Кем тели – шул җитәкче сызыгы буенча барыр, участок мастеры яки цех начальнигы булыр. Без аларга бу юнәлешне аңларга ярдәм итәбез һәм балалар заводның чыннан да замана таләпләренә туры килүен, кызыклы һәм лаеклы түләнә торган оешма булуын күрәләр. Безне станокларда эшне бик яхшы башкара торган кызлар күп булуы сөендерә. Мондый үзәкләр булганга эшче һөнәрләрнең абруе һәм заводка кызыксыну артты», - дип сөйләде үзәк җитәкчесе.
Үзәк күптөрле бурычларны үти. Биредә предприятиеләр өчен кадрлар әзерләү, яңадан әзерләү һәм квалификация күтәрү эше оештырылган, аерым бер җитештерү ихтыяҗлары өчен белем бирү программалары эшләнә, көллият һәм югары уку йортлары студентлары өчен алга таба аларны эшкә урнаштыру мөмкинлеге белән практика үткәрелә. Моннан тыш, үзәк базасында остазларны һәм осталарны укыту эше алып барыла. Әлеге алым тармак эчендә һөнәри күнекмәләр белән уртаклашуның тотрыклы системасын булдырырга ярдәм итә.

Проектның нәтиҗәлелеген саннар раслый: 2025 елда гына да үзәктә 3,5 меңнән артык кеше укыган. Беренче төркем предприятиенең үз мәнфәгатьләреннән чыгып оештырылган: анда П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте студентлары һәм завод хезмәткәрләре шөгыльләнгән. Алар укуларын теоретик әзерлектән башлап, соңрак гамәли дәресләр белән тәмамлаган.
Үзәк шулай ук зур һөнәри чаралар уздыру мәйданчыгына әйләнә бара. Аерым алганда, биредә һөнәри осталыкны үстерүгә юнәлдерелгән ярышлар һәм чемпионатлар уздырылган. Әлеге чараларда төрле категориядәге укучылар катнашкан.
Мэр шулай ук фюзеляж-җыю цехын һәм заводның төп җыю участокларын карап чыкты. Шәһәр башлыгы предприятиенең хезмәт шартларын югары бәяләде.
«Шунысын да әйтергә кирәк, уку үзәге белән бергә, вертолет заводында да лаеклы шартлар булдырылган. Бу предприятиенең уңай социаль сәясәте – кешеләр хакында кайгырту үрнәге һәм бирегә Казан халкы эшкә килсен өчен яхшы шартлар булдырылуының ачык мисалы. Һөнәри юнәлеш бирү һәм уңайлы хезмәт шартлары тудыру буенча планлы эш нәтиҗәсе буларак, бүгенге көндә предприятие кадрлар кытлыгы кичерми һәм хәтта төрле участокларга белгечләр сайлау мөмкинлегенә ия. Бу башка тармаклар – авиатөзелеш, химия һәм нефть химиясе сәнәгате өчен яхшы үрнәк: һөнәри юнәлеш бирү, кешеләргә карата игътибарлы булу һәм хәзерге хезмәт шартлары тотрыклы үсеш өчен ачкыч булып тора», - дип сүзен тәмамлады шәһәр башлыгы.