В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанның сәнгать мәктәпләренең ике педагогы рәссам исемендәге ел саен үткәрелә торган премия лауреатлары булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь, Екатерина Виславская). Казанның ике сәнгать мәктәбе педагоглары сынлы сәнгать өлкәсендә Константин Васильев исемендәге шәһәр премиясе лауреатлары булды. Бүләкләү тантанасы бүген рәссам музеенда узды, җиңүчеләргә бүләкләрне Казан муниципаль берәмлегенең башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова тапшырды.
Бүләкләү тантансы Константин Васильевның туган көне, 3 сентябрь, уңаеннан уздырылды. Бүген аның исемендәге музейда рәссамнар, сынчылар, педагоглар һәм сәнгать мәктәпләре җитәкчеләре җыелды. Җиңүчеләрне котларга Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе вәкилләре, шул исәптән аның җитәкчесе Азат Абзалов килде.
“Константин Васильевның якташыбыз булуы белән горурланабыз. Күренекле кеше, искиткеч рәссам, без аның белән горурланабыз, - диде Евгения Лодвигова. – Бәгегә бик күп гариза килде, жюри эшләрне җентекләп тикшерде һәм финалга чыгучыларны җитди сайлады. Казанда яшәгән, ә иң мөһиме башкаларга үзләренең белемнәрен биргән сәләтле кешеләрнең күплегенә ышанам. Шуңа күрә бәйгедә катнашучыларга рәхмәтемне әйтәм”.
Лауреат диплом һәм Константин Васильев ис.премия 1 номерлы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Галина Орловага һәм 4 номерлы балалар сәнгать мәктәбенең уку-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, укытучысы Наталья Тяжеловога бирелде. Моннан кала, Казан Мэрының рәхмәт хатлары белән Казанның сәнгать мәктәпләре җитәкчелеге һәм педагоглары билгеләнде. Бәйрәм ахырында катнашучылар өчен музей буенча экскурсия уздырылды – махсус бүгенге көн өчен рәссамның казанлылар әлегә кадәр күрмәгән 4 картинасы һәм 40 рәсеме куелган иде.
Премия Казанның Башкарма комитеты тарафыннан сәнгать мәктәпләренең, музыка мәктәпләренең сәнгать бүлекләренең иң яхшы укытучыларына булышлык итү һәм рәссам Константин Васильевның исемен мәңгеләштерү өчен оештырылды. Ул содгы өч елда эшчәнлек нәтиҗәләре буенча бирелә. Составына шәһәр администрациясе, Мәдәният идарәсе, Мәгариф идарәсе, музей, мәдәният һәм сәнгать урта һәм югары уку йортлары вәкилләре кергән жюри педагогларның эш нәтиҗәләрен, инновацион уку методикаларын кертү, Константин Васильев иҗатын популярлаштыру белән беррәттән аларның укучыларының да уңышларын бәяли.