Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.09.2018, 10:31

Казанда Игелек декадасы: үзенчәлекле балалар өчен хәйрия ярминкәләре һәм ярышлар

Быел “Игелекле Казан” проекты кысаларында декаданың форматы һәм масштабы киңәя.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь, Алсу Сафина). Сентябрьнең беренче көннәрендә Татарстан башкаласында “Игелекле Казан” шәһәр проекты эгидасы астында өченче көзге игелек декадасы үтә. Ул Белем көнендә беренче класс укучыларына Игелекле эшләр көндәлеген тапшырудан башланды. Декада көннәрендә мәктәпләрдә игелек дәресләре, үзенчәлекле балалар өчен ярышлар, “Язмыш бүләге” фотокүргәзмәсе узачак, ә 8 сентябрьдә паркларда хәйрия ярминкәләре оештырылачак. Эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин билгеләп үткәнчә, игелек декадасының форматы һәм масштабы киңәя, шәһәрдә игелек һәм үзара ярдәм идеясы белән янучы шәһәрлеләр берләшмәсе барлыкка килә.

“Мәктәп ярминкәләреннән башлаган идек, аннан паркларга күчтек, ә хәзер бик күп төрле спорт чаралары, шул исәптән үзенчәлекле балалар өчен дә, уздырыла. Бу марафонга хәйрия фондлары да кушылды. Барлык игелекле башлангычларга да булышлык итәбез, - диде Денис Калинкин. – Мондый чаралар фондларга да, балаларга да, актив шәһәрлеләргә дә үзләрен ачарга ярдәм итә. Ә иң мөһиме, шәһәрдә игелек һәм үзара ярдәм идеясы белән янучы шәһәрлеләр берләшмәсе барлыкка килә. Бу берләшмәгә мөмкин кадәр күбрәк кешеләр җәлеп итәргә кирәк. Шул вакытта без үзебезне игелекле Казан дип йөртә алачакбыз”.

Д.Калинкин фикеренчә, бу юнәлеш капиталь төзекләндерү, социаль инфраструктура объектларын төзү программалары кебек үк мөһим. “Без бу юнәлешне үстерәчәкбез, - диде ул. – Балаларыбызның нинди булуы – шәфкатьле яисә битараф – бездән, олылардан, безнең үзебезне ничек тотуыбыздан, сөйләшүебез һәм гамәлләребездән тора”.

Спортчылар, артистлар һәм блогерлардан игелек дәресләре

Белем көнендә 17 меңнән артык беренче класс укучысы Игелекле эшләр көндәлеге алды. Монда алар ел дәвамында үзләренең игелекле эшләрен язып барачаклар. Әлеге традициягә 2016 елда нигез салынды, 2017 елның сентябрендә дневникдобрыхдел.рф порталы эшләп китте, биредә укучылар өчен мотивацион бәйгеләр һәм викториналар уздырыла. Шул вакыт эчендә 45 мең көндәлек тапшырылган, порталда 27 мең кулланучы теркәлгән.

Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов сөйләгәнчә, 4-7 сентябрьдә барлык мәктәпләрдә игелек дәресләре узачак – дәресләр игелек һәм хәйриячелек темаларына багышлана. “Үзләренең тарихларын укучыларга дәүләт һәм муниципаль хакимият вәкилләре, хәйрия фондлары һәм иҗимагый оешмалар җитәкчеләре, танылган журналистлар, спортчылар, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм блогерлар сөйләячәк”, - диде А.Фәизов.

Атнага 6 тапкыр 60 порция ризык

1 сентябрьдә “Игелекле фудтрак” үз эшен башлады – атнага 6 көн барлык мохтаҗ булган кешеләр дә бушлай кайнар ризык ала ала. Искәртергә кирәк, “Игелекле фудтрак” 2017 елның ноябреннән 2018 елның маена кадәр шәһәр урамнарында мохтаҗ кешеләрне атнага 6 көн 60 порция ризык белән тәэмин итеп йөрде. Моннан кала, “Игелекле фудтракта” өч көн дәвамында Халитов ур., 15-нче йортта яшәүчеләрне бушлай кайнар ризык белән тәэмин итте. Биредә янгын аркасында йорт утсыз калган иде.

“Зоозабота” оешмасыннан язмыш бүләге

Быел беренче тапкыр “Зоозабота” хәйрия иҗтимагый оешмасы “Язмыш бүләге” фотокүргәзмәсен оештыра. Биредә приюттан тәрбиягә йорт хайваннарын алган гаиләләр фотолары урнаштырыла. Фотокүргәзмә Горький ис. паркта 6 сентябрьдә узачак.

Йөзү буенча турнир һәм “Игелекле футбол”

Игелек декадасы кысаларында Казанда спорт чаралары үтә.

6-8 сентябрьдә Даун синдромлы 100-гә якын бала “Бергәләп җиңәбез” (“Победим вместе”) йөзү буенча Бөтенроссия ачык турнирында катнаша, ул “Акчарлак” бассейнында узачак. Спорт программасыннан кала, катнашучыларны күңел ачу һәм экскурсион программалар көтә. Оештыручылар – Казан Башкарма комитеты һәм “Бергәләп җиңәбез” гуманитар һәм спорт үсешенә булышлык итү хәйрия фонды.

7-9 сентябрьдә “Идел” яшьләр үзәгендә “Игелекле футбол” турниры уза. Анда уңышсыз гаиләләрдә үсүче, социаль үзәкләрдә тәрбияләнүче балалар һәм авыр тормыш хәленә калган балалар катнаша. Турнирга Татарстаннан 16 команда киләчәк.

12 сентябрьдә Горки-Әмәт урманында үзенчәлекле балалар өчен велоярышлар узачак. Ярышларны “Альпари” хәйрия фонды Совет районы администрациясе һәм “Негонки” велоклубы белән берлектә оештыра. А.Фәизов искәртеп үткәнчә, 30 августта үткән “ВелоИгелек” хәйрия фестивалендә аз керемле һәм уңышсыз гаиләләр балаларына 30 төзекләндерелгән велосипед тапшырылды.

Казанның дүрт паркында игелек ярминкәләре

Декаданың үзәк чараларының берсе булып игелек ярминкәләре кала, алар 8 сентябрьгә планлаштырылган. 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Горький, Урицкий, “Континент” паркларында, Горки-Әмәт урманында хәйрия базарлары узачак. Барлык җыелган чаралар Казан хәйрия фондларының проектларын гамәлгә ашыру өчен җибәреләчәк.

Чаралар җәдвәле белән dobro.kzn.ru сайтында танышырга мөмкин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 03.09.2018
Видеорепортаж
03.09.2018 09:33
Казанда көзге Игелек декадасы уза
Барлык яңалыклар