Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.07.2023, 16:19

Данис Зарипов Казанның «Татнефть Арена»сында хушлашу матчы уйнаячак

Бозга Александр Овечкин, Илья Ковальчук, Павел Дацюк, Алексей Морозов һәм Сергей Зиновьев чыгачак

(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче июль). Казанның «Татнефть Арена»сында өч тапкыр дөнья чемпионы һәм биш тапкыр Гагарин кубогы иясе Данис Зариповның хушлашу матчы узачак. Уен 9 нчы августта була.

Матч һөҗүмченең элеккеге партнерларын һәм тренерларын берләштерә, алар белән бергә ул карьерасының төп трофейларын яулый. Аерым алганда, бозга Алексей Морозов, Сергей Зиновьев, Александр Радулов, Александр Овечкин, Павел Дацюк, Илья Ковальчук, Евгений Кузнецов, Александр Семин, Евгений Медведев, Алексей Чупин, Вадим Епанчинцев, Кирилл Петров, Артем Лукоянов, Александр Бурмистров, Зиннәтулла Биләлетдинов, Илья Воробьев һәм башкалар чыгачак.

Матч башланыр алдыннан Россия һәм республика хоккей җитәкчеләре катнашында Данис Зариповны хөрмәтләү тантанасы узачак. Һөҗүмче әләме күтәреләчәк, ә «Ак Барс» хоккей клубы үз тарихында беренче тапкыр 25 нче номерны әйләнештән чыгарачак – әлеге сан барлык клуб системасында башка кулланылмаячак.

Матч 19:00 сәгатьтә башлана, керү – билетлар буенча. Агымдагы сезон абонементлары ияләре уенга бушлай керә ала. Моның өчен заявканы онлайн яки «Татнефть Арена» кассаларында тутырырга кирәк.

Барлык яңалыклар

Данис Зарипов Казанның «Татнефть Арена»сында хушлашу матчы уйнаячак

Фото: https://www.ak-bars.ru/