В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Проектны үстерү өчен әле күп эшләр башкарырга кирәк, дип саный Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы ноябрь, Ксения Швецова). 3 ел эшләү дәверендә "Игелекле Казан" проекты Татарстан башкаласы үсешенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе генә түгел, ә хакимиятнең, бизнес һәм коммерцияле булмаган оешмаларның төрле структуралары арасында мөһим звено да булды. Бу хакта бүген "Игелекле Казан. Хәйриячелек: төбәкләр тәҗрибәсе" форумының пленар утырышындаТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов хәбәр итте.
Ике көнлек форумның төп бурычы - коммерцияле булмаган оешмалар арасында тәҗрибә һәм идеяләр алмашу мәйданчыгы булу. "Башка шәһәрләрдә мондый мәйданчыкларның кискен кирәклеге яңгырады, бездә ул "Игелекле Казан" булды. Биредә хакимият, бизнес, КБО, ММЧ очраша. Шушы "ресурс үзәге" ярдәмендә теге яки бу проектларны гамәлгә ашыру өчен карар кабул ителә һәм бу һәрвакытта да финанс мәсьәләләре түгел, ресурсларны берләштерүдә генә дә бик күп мисаллар бар", - дип билгеләп үтте Д.Фәттахов һәм элегрәк ярдәм күрсәтергә һәм иганә ясарга теләгән шәһәрлеләрнең аларга нишләргә кирәклеген белмәүләрен, ә коммерцияле булмаган оешмаларның ярдәм көтүләрен әйтте. "Игелекле Казан" мәйданчыгы ярдәмендә ышаныч туды һәм бу безнең булдыра алган иң кыйммәтле нәрсә. Әмма без бернинди хыялларга бирелмибез, әле күп эшләр башкарырга кирәкдеген беләбез", - дип йомгак ясады спикер һәм форумда катнашучыларның барысына да хәйриячелекне үстерүдә яңа идеяләре һәм эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Исегезгә төшерәбез, кичә Казанда "Игелекле Казан. Хәйриячелек: төбәкләр тәҗрибәсе " III Бөтенроссия форумы башланды. Анда бөтен илдән коммерцияле булмаган оешмалар һәм хәйрия фондлары җитәкчеләре катнашты. Ике көн дәвамында алар коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлеген үстерү юллары турында фикер алыштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар.