Көндез шәһәр урамнарында 601 юл хезмәте эшчесе һәм 300 берәмлек махсус техника катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар). Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 5 мең 199 тонна кар чыгарылган. Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 676 юл хезмәте эшчесе һәм 576 махсус техника берәмлеге катнашкан. Алар арасында – 97 катнаш юл машинасы, 68 "Бошунг” катнаш юл машинасы, 15 кар төягеч, 124 щеткалы трактор, 30 грейдер, 67 фронталь төягеч, 46 "Барсик" минитөягече, 113 үзбушаткыч һ.б.
Тәүлек эчендә Татарстан башкаласы юлларына 182 тонна бозлавыкка каршы катнашма, шул исәптән 13 тонна реагент һәм 169 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән.
Бүген, районнар администрацияләре мәгълүматлары буенча, Казан урамнарында 601 юл хезмәте эшчесе һәм 300 берәмлек махсус техника катнашачак.
Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан барлыгы 262,5 мең тонна кар чыгарылган, дип хәбәр итә Башкарма комитетның Тышкы төзекләндерү комитеты.