Волонтерлар 22-нче августта эшкә керешәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август). «Том Сойер Фест» тарихи мохитне торгызу фестивале активистлары сәүдәгәр Вафа Бигаевның Париж Коммунасы урамы, 18 адресы буенча урнашкан йорт фасадын яңартачак. Хәзер бинада Чәк-чәк музее урнашкан. Волонтерлар 22-нче августта эшкә керешәчәк.
Быел активистлар баштан ук агач төзелеш сәнгате һәйкәлен – Лейтенант Шмидт урамы, 6 адресы буенча урнашкан Покровский йортын яңартырга планлаштырганнар. 1902-1941 елларда анда тарихчы һәм туган якны өйрәнүче, профессор Иван Михайлович Покровский, ә 1929-1989 елларда галим-геолог, профессор Виктор Иванович Троепольский яшәгән. Әмма коронавирус пандемиясе белән бәйле катлаулы эпидемиологик вәзгыять фестивальне оештыручыларның планнарына төзәтмәләр кертте.
«Покровский йортын яңартуны без киләсе елга күчерергә булдык, бу төзекләндерү эшләрен озак килештерү белән бәйле, – дип сөйләде фестивальнең Казандагы координаторы Дмитрий Полосин. – Без нинди йортны сайларга дип озак уйладык, сәүдәгәр Вафа Бигаев өендә тукталырга булдык». Д.Полосинның сүзләренә караганда, яңа объектта эш күләме зур түгел, ә алда җылы сентябрь булганга, алар барысы да вакытында тәмамланачак.
Активистлар сәүдәгәр Вафа Бигаев йорты фасадындагы буяуны яңартырга, шулай ук бинаның цоколь катындагы кирпеч өемен кайтарырга планлаштыралар. Хәзер объектта вакытлы ярдәмче корылма һәм эш көнкүреш эйберләре урнаштырылган инде.
Волонтерлар барлык саклану чараларын үтәп эшләячәк – кешеләр саны 20-дән дә артмаячак, битлекләр, перчаткалар кулланыла, ә эш урынында дезинфекцияләү чаралары файдаланыла. «Эшкә өлкән буын кешеләре җәлеп ителмәячәк, бу аларның сәламәтлеге өчен куркыныч, гәрчә елдан-ел фестивальдә иң актив катнашучылар булсалар да», – дип билгеләп үтте фестивальнең координаторы.
Сәүдәгәр Вафа Бигаев йортының фасадын яңартудан тыш, волонтерлар Казанда иң тар тыкрык төзергә планлаштыра, ул Париж Коммунасы урамындагы 18-нче һәм 18/20-нче йортлар арасында урнашачак. Анда кирпеч диварны алып кую, капка һәм яктырту җайланмасы урынштыру планлаштырыла. «Тыкрыкның киңлеге бер метрдан артмый, иң киң урыны – 1 метр 40 см. Бу шәһәрдә яшәүчеләр өчен яңа уңайлы урын булачак, аны Вафа Бигаев тыкрыгы дип атарга планлаштырабыз», – дип хәбәр итте Дмитрий Полосин.
Исегезгә төшерәбез, «Том Сойер Фест» фестивале кысаларында волонтерлар шәһәр төзелешенең кыйммәтле объектларын ремонтлыйлар. «Том Сойер Феста» географиясе – Россиянең 50-гә якын шәһәре. Казанда фестиваль 2016 елда башланды. Дүрт сезон эчендә активистлар 15 бинаны ремонтладылар. 2019 елда волонтерлар Калинин урамындагы 12-нче йортны, Фатыйх Кәрим урамы, 11 адресы буенча урнашкан Беркутов йортын һәм Волков урамы, 42 адресы буенча урнашкан Богородский йортын торгыздылар.