Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.09.2023, 09:57

Актер Валерий Баринов Казанда «Мастер һәм Маргарита» романыннан өзек укыячак

Шулай ук «Рахманинов.Грани» фестивале афишасында – Рим-Корсаков һәм Стравинский әсәрләренең тулы версиясе.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче сентябрь). «Рахманинов.Грани» музыкаль фестивале Казанда беренче тапкыр 13 нче октябрьдән 4 нче декабрьгә кадәр узачак.

Фестиваль 13 нче октябрьдә камера-вокаль музыка концерты белән ачылачак. С.Сәйдәшев исемендәге залда С.Рахманиновның сайланма романслары, аның А.Блок шинырьләренә язылган циклы һәм «Франческа да Римини» операсыннан Франческа ариясе, шулай ук Н.Римский-Корсаков һәм И.Стравинский әсәрләре яңгыраячак. Сәхнәгә Россиянең Зур театры солисты, халыкара конкурслар лауреаты Альбина Латыйпова һәм Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясе профессоры, халыкара конкурслар лауреаты Юрий Мартынов чыгачак.

«Мастер һәм Маргарита. Симфоник биюләр» әдәби-музыкаль спектакле премьерасын тыңлаучыларга 30 нчы октябрьдә тәкъдим итәчәкләр. Музыкаль бизәлеш өчен Санкт-Петербургтан Петр Лаул һәм Павел Райкерусның фортепиано дуэты җавап бирәчәк. Ә роман фрагментларын Россиянең халык артисты, театр һәм кино актеры Валерий Баринов укыячак.

Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең яшь музыкант-чыгарылыш укучылары һәм укытучылары катнашуында «Этюды-картины. Песочная медитация» концерты 13 нче ноябрьдә узачак.

Музыкаль фестиваль 4 нче декабрьдә тәмамланачак. М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры хоры С.Рахманиновның «Всенощное бдение»ның тулы версиясен башкарачак. Концерт Мәскәү филармониясе лекторы, музыка белгече, сәнгать белеме кандидаты Ярослав Тимофеев чыгышы белән тәмамланачак.

Концертлардан тыш, ТР Милли китапханәсендә чакырылган солистларның мастер-класслары һәм Сергей Рахманинов белән Федор Шаляпинның иҗади һәм дуслык бәйләнешләренә багышланган күргәзмә узачак.

Проект композитор Сергей Рахманиновның 150 еллыгына багышланган һәм Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә үткәрелә.

Барлык яңалыклар