Иң олы катнашучы 93 яшьлек Петр Яльдиряков булды, иң яше – 3 яшьлек Артем Воробьев.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы февраль). Бүген Казанда "Россия чаңгы юллары" Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары узды. Быел массакүләм йөгерештә 20800 кеше катнашты. Иң олы катнашучы 93 яшьлек Петр Яльдиряков булды, иң яше – 3 яшьлек Артем Воробьев.
Традицион спорт бәйрәме шәһәрнең өч мәйданчыгында узды. Горки-Әмәт урманында Совет, Идел буе һәм Вахитов районнарында яшәүче 6 меңгә якын кеше чаңгы юлына чыкты. Гаврилов урамы буенча Казансу елгасы ярындагы мәйданчыкка 5 меңгә якын кеше килде - монда күбесенчә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләр җыелды.
"Россия чаңгы юллары-2019" ярышларының төп старты Татарстан башкаласында Юдино бистәсенең "Локомотив" стадионында бирелде, анда 10 мең чаңгы узышларын яратучы бар иде.
Әлеге чарада актив ял итүне өстен күргән казанлылар белән беррәттән, яшь категориясенә карап, 5 яки 10 км дистанцияне узарга тиешле профессиональ спортчылар да катнашты.
2001 елда туган һәм аннан да кечерәк малайлар арасында Ренат Сираҗетдинов 1-нче урынны алды. Никита Захаров – икенче, Айзат Хәлилов өченче урында. Шул ук яшь категориясендә кызлар арасында Арина Лисина иң җитез булып чыкты. Призерлар өчлегенә шулай ук Ирина Мишина һәм Влада Иванова керделәр.
2000 елда туган һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар арасында Виталий Талманов җиңүче булды. Икенче нәтиҗә – Ярослав Бякинда, өченче урында - Рөстәм Фәйзрахманов. Хатын-кызлар арасында шул ук яшь категориясендә узышны Галина Суслова отты. Икенче урынны Елена Горохова, өченче урынны Анна Коробова алды. Конкурста җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм кыйммәтле призлар тапшырдылар.
Моннан тыш, вип-узышлар булды. Республика һәм федераль дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре һәм җитәкчеләре урынбасарлары йөгерешендә ир-атлар арасында беренче урынны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары Сергей Коростелев алды. Икенче урында - ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, өченчедә – "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов.
Шәһәр вип-йөгерешендә Казан Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин җиңү яулады. Икенче булып Казан энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов килде, өченче урында – Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов. Хатын-кызлар арасында беренче урынны Казан дәүләт мәдәният институты ректоры вазыйфаларын башкаручы Роза Әхмәдиева алды. Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова көмеш призер булды.
Бәйрәм атмосферасы тудыру өчен мәйданчыкларда иҗат коллективлары чыгышлары белән төрле күңел ачу чаралары оештырылды.
Исегезгә төшерәбез, "Россия чаңгы юллары" безнең илдә 1982 елдан бирле ел саен үткәрелә. Казанда чаңгы ярышлары 15-нче тапкыр узачак.